Арчада алты фатирлы йорт тапшыру тантанасы булды

2015 елның 18 мае, дүшәмбе
18 майда Күпер урамы 32нче алты фатирлы йортны тапшыру тантанасы булды. Анда Татарстан Республикасы архитектура һәм төзелеш министры урынбасары Марат Сәйфетдинов һәм район җитәкчесе Илшат Нуриев катнашты.

– Соңгы елларда Татарстанда төзелеш өлкәсендә төрле программалар тормышка ашырыла. Шулар нигезендә районда мәдәни–спорт үзәкләре, балалар бакчалары төзелә, мәктәпләр ныклап төзекләндерелә. Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр өчен дә яңа йортлар сафка баса. Бу йорт та шундыйларның берсе, – диде Илшат Нуриев хуҗаларны яңа фатирларга аяк басулары белән  котлап.

– Барысы да халкыбызның тормыш шартарын яхшырту өчен эшләнә, – диде Марат Сәйфетдинов. – Йортларыгызда һәрчак тынычлык һәм иминлек хөкем сөрсен.

Район җитәкчесе тантаналы шартларда фатир хуҗаларына ачкычлар һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Наил Латыйпов, Рамил Шакиров, Наҗия Мотыйгуллина, Алсу Гатауллина яхшы итеп эшләнгән, барлык уңайлыклары булган фатирларга аяк басты. Калган ике фатир хуҗаларын көтә.

– Мондый фатирда яшәргә насыйп булыр, дип уйламаган да идем. Аллага шөкер, олыгайган көнемдә нинди олы бәхет килде. Гомер буе бернинди уңайлыгы булмаган иске баракта яшәдек, – ди өлкән яшьтәге Наҗия апа Мотыйгуллина сөенечен яшермичә. – Җитәкчеләргә, төзүчеләргә чын күңелдән олы рәхмәтемне белдерәм, аларга авыр хезмәтләрендә уңышлар телим.

Наҗия апаның шатлыгын уртаклашырга туганнары да килгән иде. Бүген бу  фатирда чын мәгънәсендә өй туе булачак.

Күршеләре Алсу Гатауллина да түзмәде, безнең белән шатлыгын уртаклашырга булды.

– Безнең фатир ике бүлмәле. Кереп карагыз әле, нинди иркен, җылы, рәхәт. Күңел ышанып та бетми, – ди Алсу берәм–берәм бүлмәләрен күрсәтеп.

Бу беркатлы матур бинаны Рафаэль Муллагалиев җитәкчелегендәге “Арча КСМ”ы ширкәте  төзүчеләре сафка бастырган. Күңел биреп, җиренә җиткереп, хуҗаларына яраклаштырып эшләгәннәре күренеп тора, бүлмәләр уңайлы, иркен, якты, җылы. Тирә–юнь территориясе дә төзекләндерелгән, ямьләндерелгән. Нәркис ап–ак чәчәкләр аткан. Бу йорт хуҗаларының тормышлары да шушы чәчкәләр кебек ак, чиста, якты булсын,  фатирларының игелекләрен күрсеннәр.

Фоторепортаж


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International