Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләре 999 объектның 991ендә башланган

2015 елның 16 мае, шимбә

Татарстан Республикасында Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча 2015 елның 14 маена 42 муниципаль берәмлектә 2 мең 949 инспекцион тикшерү үткәрелгән, алар нәтиҗәләре буенча 10 районда 19 куркынычсызлык техникасын бозу факты ачыкланган. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың бөтен муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытылча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2015 ел программасы кысаларында работы по капитальному ремонту күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлауэшләре 999 объектның 991ендә башланган. Мәктәпләрне капиталь ремонталу программасы буенча 2015 елның 14 маена эшләр 136 объектта башланган, шул исәптән 119 гомуми белем бирү мәктәпләрендә, 7 коррекцион мәктәптә һәм 10 мәктәпкәчә яшь тәге мәгариф учрежденеләрендә. 

Балаларны сәламәтләндерү лагерьларын капиталь ремонтлау программасы буенча 2015 елга финанслау күләме 76 млн. сум тәшкил итә. 14 балаларны сәламәтләндерү лагерен капиатль ремонтлау планлаштырылган. 14 май көненә акчаларның 89,3% үзләштерелгән.

Республикада шулай ук колледжларны капиталь ремонтлау дәвам ителә. 15 майга ремонт эшләре бөтен 9 объектта да алып барыла. Акчаралның 49 % үзләштерелгән.

Яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау да 2015 ел программасы буенча планлаштырылган бөтен 28 объектта башланган. Акчаларның 61,3 % үзләштерелгән.

Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Газификация фонды программасын гамәлгә ашыру турында да хәбәр итте. 2015 елда индивидуаль җылыту системаларына 3 мең 828 фатирны күчерү планлаштырыла.  Газификация фонды  3 мең 185 фатирда торучылардан гаризалар алган (86,9 %), 2 мең 497 фатирда торучылар белән килешүләр имзаланган. Бүгенге көнгә Газификация фонды эшләнгән проект документлары буенча фасадлардагы газ үткәргечләрен төзү-монтаж эшләрен башлаган.

2015 елда “Авылларда су белән тәэмин итү” программасы кысаларында 301,3 км су үткәргеч челтәрләрен төзү планлаштырыла, 39 артезиан скважинасын бораулау һәм 38 суэтем башнясын урнаштыру планлаштырыла. Бүгенгә 6 скважина борауланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International