Рөстәм Миңнеханов Иннополис территориясендәге объектлар төзелешенең барышын тикшерде

2015 елның 16 мае, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан янәшәсендәге инновацион-юлдаш шәһәрчек Иннополис территориясендәге объектлар төзелешенең барышын тикшерде.

Беренче объект А.С.Попов ис. технопарк булды, анда Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар юллар инфраструктурасын, технопарк бинасын, шулардан: музей, конференц-залны карадылар.

Аннары Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Иннополис университеты шәһәрчегендә булды, анда аңа Университет бинасын, спорткомплексны һәм кампусларны күрсәттеләр.

Икенче объект – торак кварталлары. Монда Иннополис хезмәткәрләре һәм белгечләре яшәячәк (аренда торагы).

Рөстәм Миңнеханов шулай ук юллар инфраструктурасын, тротуарлар һәм велосипед юлларын төзү белән танышты. Билгеләп үтелгәнчә, төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган, шәһәрчекне төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре дәвам итә, шулай ук эшләтеп җибәрү чаралары алып барыла. Барлык объектларга да электр кертелгән. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Иннополис объектларын төзүне атналык режимда дәвам итәргә кушты.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм «Иннополис» МИЗ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар озата йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International