Иске Иябашта яңа авыл клубы ачылды

2015 елның 18 мае, дүшәмбе
Быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан район булышлыгы белән Иске Иябаш авылында сугышта һәлак булган авылдашлар истәлегенә һәйкәл эшләнде. Яңа клуб янәшәсендә, бар кешенең күз алдында ул. 18 майда клуб ачу тантанасына килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин,  архитектура, төзелеш министры урынбасары Марат Сәйфетдинов әлеге һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, якташларыбыз батырлыгын баш иеп олыладылар.

Көн салкынча булуга карамастан, тантанага кеше күп килгән иде.

— Бүген без әлеге мәһабәт бинаны ачу тантанасына җыйналдык, — диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев үзенең чыгышында. — Районыбыз, авылларыбыз турында шулай кайгыртканы өчен республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт, аның программалары буенча быел да районда бик күп төзелешләр алып барыла.

Район җитәкчесе “Сервис агро” ширкәте җитәкчесе Габделхәй Кәримовка да җылы сүзләр әйтте.

— Безнең эре һәм игелекле инвесторларыбызның берсе ул, — диде. — Район авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше зур. Социаль мәсьәләләрдә булышлык күрсәтә. Менә бу клубны төзегәндә дә читтә калмады, су кертү, койма тоту, брусчатка җәю эшләрен үз өстенә алды.

Илшат Нуриев Иске Иябаш авылына, ниһаять, асфальт юл булачак, дип шатландырды, яңа клуб халыкка игелекле хезмәт күрсәтсен, дигән теләк белдерде. Яңа бинада медицина пункты да булу авылда яшәүчеләр өчен икеләтә шатлык.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин республика Президенты исеменнән клубка 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

Татарстан Республикасы архитектура һәм төзелеш министры урынбасары Марат Сәйфетдинов, “Сервис агро” ширкәте җитәкчесе Габделхәй Кәримов, район хастаханәсенең баш табибы Тәлгать Баһаветдинов, “Кырлай” ширкәте җитәкчесе Илшат Шакирҗанов авыл халкын истәлекле вакыйга белән котладылар.

Озак еллар Иске Иябаш клубы мөдире булып эшләгән Гөлсем Хаҗиева авыл халкы исеменнән республика Президенты Рөстәм Миңнехановка, район җитәкчеләренә, төзүчеләргә рәхмәт әйтте.

Әлеге мәһабәт бинаны “Арча МСОсы” ширкәте осталары төзеде. Аның җитәкчесе Зиннур Гарифуллин клуб мөдире Алия Шакировага символик ачкыч тапшырды.

Яңа клубта җыелган халыкка авылдашлары Рабига Сибгатуллина ире Фәрит Хатыйпов белән җырларын бүләк иттеләр. Алардан соң район һәвәскәрләре чыгыш ясады.

Фоторепортаж


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International