Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Кытай милли химик-инжиниринг корпорациясе» АО компаниясе рәисе Юй Цзиньбо белән очрашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наиль Маганов һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге урамнарны карап әйләнде. Максаты шәһәрнең тарихи урыннары белән бергә үзәк туристик маршрутның төзекләндерү дәрәҗәсен карау иде. Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.