Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Менделеевск шәһәрендә "Аммиак,метанол һәм бөртекләндерүче карбамид җитештерү буенча төзелә торган ААҖ "Аммоний" комплексын карап чыкты.
Рәстәм Миңнехановны Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ААҖ «Аммоний» Директорлар советы Рәисе Р.С.Ханбиков, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министр урынбасары Аляшев Ю.Л., , ААҖ "Аммоний" генераль директоры Сергей Шевченко һәм башкалар озата йөрде.
Торак төзелеше барышы турында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә доклад белән чыгыш ясады.
Агымдагы елда Татарстанда 14 яңа спорт объекты төзү планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә искәртте.