Дуслык йортында, ипотека йортында эшләр төгәлләнә

2015 елның 11 мае, дүшәмбе
Бүген район башлыгы Равил Кузюров шәһәрдәге кайбер төзелеш һәм ремонт объектларында булып чыкты, шулай ук яңа юл салу эшләрен карады.
Иң элек Равил Әфраимович шикәрчеләр бистәсендәге Медведский паркы һәм “Дуслык” скверындагы эшләр-планнар белән кызыксынды. Биредә яшелләндерү, шулай ук аларга су сибү мәсьәләсен озакка сузмаска кушты. Халыклар Дуслыгы йортында да ремонт эшләрен 10 июньгә тулысынча төгәлләргә, һәм диаспораларга үз бүлмәләрен җиһазландыруга алынырга кирәк, диде район башлыгы. Подрядчы “НурлатЕвроСтрой” җәмгыятенең мастер-прорабы Андрей Пушкин әйтүенчә, бүген бинага җылылык, ут кертелгән. Хәзер обойлар ябыштыру, агарту, буя эшләре бара. Аннан территорияне төзекләндерүгә алыначаклар: монда яшелләндерү, Дуслык йортының тирәсен асфальтлау, баскычына плитка түшәү кебек эшләр каралган. Равил Әфраимович, бинаның тирәсен коймалау, күрсәтмә-такта элү, флагштоклар курнаштыру кебек эшләрне дә төгәл вакытында башкарырга дигән күрсәмтә бирде. 
Кариев урамында ипотека буенча төзелүче йортта да эшләр төгәлләнүгә бара. Подрядчы “Перспектива” җәмгыяте җитәкчесе Әнис Гайнуллин әйтүенчә, 45 фатирлы бу йортны июнь башында файдалануга тапшырачаклар икән. “Шул көннәрдә обойлар ябыштыра башлыйбыз, һәр фатирга икеоконтурлы газ казаннары куелган, алар кыш чыктылар инде”, – диде Әнис Котдусович. Бу йортның территориясендә берничә ишегалдына исәпләнгән балалар мәйданчыгы коруны да планлаштырганнар “перспективалылар”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International