2015 елда республикада бала бакчаларын төзү программасын тормышка ашыру

2015 елның 13 мае, чәршәмбе
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында 2015 елның мәктәпкәчә укыту учрежденияләр төзү дәүләт программасын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте.
Киңәшмәне төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы Илшат Гимаев үткәрде, ГКУ «ТР ГИСУ»,Казан ш. капиталь төзелеш идарәсе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР ведомство белән чикләнмәгән дәүләт экспертиза идарәсе вәкилләре катнашты.
Программа кысачаларында проект-сметалы документларга дәүләт экспертизаның
уңай йомгак алу һәм бала бакчаларын төзүгә Казан ш. һәм районнарның башкарма комитетларына рөхсәт тапшыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Республика программасы буенча 73 бала бакчасында 11905 урын барлыкка китерү планлаштырыла.

Фоторепортаж
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International