Углерод җепселе җитештерү буенча завод «Алабуга-Волокно» ачылды

2015 елның 15 мае, җомга

Бүген «Алабуга» махсус икътисади зонасында углерод җепселе җитештерү буенча завод «Алабуга-Волокно» ачылды.


Ачылыш тантанасында ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм “Росатом” ДК генераль директоры урынбасары Александр Локшин, «Композит» ХК генераль директоры Леонид Меламед, «Алабуга» МИЗ Тимур Шаһивәлиев, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, республика министрылыкларның җитәкчеләре.завод төзелешендә катнашкан подряд оешмаларың җитәкчеләре катнашты.


«Алабуга-Волокно» заводы «Композит» белән «Росатом»ның уртак проекты. Завод 2012 елда төзелә башлаган иде,Бу вакыт эчендә җитештерү комплексы төзелде, ягары технологияле җиһаз монтажладылар.Проектның бәясе 3 млрд сум тәшкил итә.2014 елда техник яктан сынап карадылар.Беренче җитештерү линиясенең егәрлеге елга 1,5 мең тонна углерод җепселе тәшкил итә.


Фоторепортаж

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International