Сорау: Тикшерүләр программасы нинди максат белән эшләнә?
Җавап: Тикшерүләр программасы инспектор тикшерүгә чыгарга хокуклы булган нигезләрнең берсе булып санала (Рәсми сайтның “Инспектор аңлата” бүлегендә 2015 елның 13 февралендәге «Инспектор нинди нигезләрдә тикшерү үткәрә ала?» дигән сорауга җавапны карагыз).Милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр мәсьәләләрендә бүгенге көндә бигрәк тә яшьләр белән эшне оештыру, эшләр торышы, милләтара һәм конфессиональара сәясәт уздырылуы турында мәгълүматны җиткерү мөһим.
Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр буенча ТР Президенты каршындагы Советның киңәйтелгән утырышында белдерде.
Утырыш Казан Кремленең Вәкиллек корпусында бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Чарада РФ Президенты Киңәшчесе, РФ Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча Советы рәисе Михаил Федотов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан халыкара мәктәбендә (International School of Kazan) булды.
Мәктәп Хөсәен Мәүлетов урамындагы 5 нче йортта урнашкан, үз эшен ул әзерлек елы режимында («Foundation year») 2014 елның 1 сентябрендә башлады.