Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районында эш сәфәрендә.
Анда Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң эшен янә башлап җибәргән “Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Әлмәт укыту-җитештерү предприятиесе” ҖЧҖтә булды.ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Марат Сәйфетдинов да чарада катнашты.