Лаеш районында 2014 елда социаль-икътисади үсешкә нәтиҗәләр чыгарылды

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Лаеш муниципаль районы Советының хисап сессиясендә катнашты. Анда 2014 елда социаль-икътисади үсешкә нәтиҗәләр чыгарылды һәм 2015 елга бурычлар билгеләнде. Чарада ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Алмаз Ахметшин катнашты.
Район Советы утырышы башланыр алдыннан, Фәрит Мөхәммәтшин «Дорхан XXI век – Казань» ҖЧҖ җитештерү комплексын карады. Анда капка һәм роллерлы системалар, шулай ук сертификацияләнгән автоматика, күчереп төяү җиһазлары, ишекләр һәм алюминий конструкцияләр җитештерелә. Комплекс базасында районда эшләнгән продукция күргәзмәсе оештырылган иде.

Үзенең хисап докладында Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев билгеләп узганча, 2014 елда районда федерациянең һәм республиканың төп социаль программалары: торакны капиталь төзекләндерү һәм төзү, балалар бакчалары һәм мәктәпләр салу һәм ремонтлау һәм башкалар актив рәвештә тормышка ашырылган. Халыкның акчалата табышы 12 процентка арткан. Авылда эш хаклары шактый - 19 процентка арту уңай тенденция булып тора. 2014 елда ул уртача 18,6 мең сумны тәшкил иткән.

Районның төп капиталга бюджеттан тыш инвестицияләр җәлеп итү буенча да күрсәткечләре яхшы: 2014 елда аларның күләме 3,6 миллиард сум тәшкил иткән, бу Татарстан муниципаль берәмлекләре арасында 12нче урынга ирешергә мөмкинлек биргән.

Районда кече хуҗалык формалары актив үстерелә. Моның өчен бөтен шартлар да булдырыла: сыер абзарларының яңалары төзелә, җитештерү модернизацияләнә, сыйфатлы терлек азыгы алу өчен силос чокырлары яңартыла. Узган ел районда эшләгән 26 гаилә фермасында 51 миллион сумлык продукция җитештерелгән.

ТКХ тармагында төп юнәлеш булып җылылык, су һәм газ белән тәэмин итү, су чыгару объектларын төзү, реконструкцияләү һәм модернизацияләү чаралары тора. Узган ел 5 яңа күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылган, 9ы төзекләндерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International