ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

“Россия Федерациясендә гражданнар тарафыннан коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләүне үзгәртү индексларын формалаштыру турында” 30 апрель, 2014 ел, №400 Россия Федерациясе Торак кодексы һәм  Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1 ноябрь, 2014 ел, №2222-р боерыгы нигезендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты раслады:


21
декабрь, 2014 ел
якшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәге объектлары буенча киңәшмә барышында Калинин, Пехотная, Ремесленная урамнарында, Горный тыкрыгында урнашкан агач йортларны карап чыкты.Киңәшмәдә ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин катнашты.

20
декабрь, 2014 ел
шимбә
2014 елның 19 декаберенә мәгълүматлар буенча Татарстан Республикасында 2 млн. 245,9 мең кв. м. торак сафка кертелгән, бу еллык планның 93,6% тәшкил итә. Социаль ипотека программасы буенча 383,4 мең кв. метрның 351,3 мең кв. м. сафка кертелгән, бу планның 91,6% тәшкил итә. Мондый мәгълүмат бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә яңгырады. 

Бүген Казанда муниципаль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объекты - сәүдәгәр Леонтий Кекин йортын реставрациядән соң ачу тантанасы узды. Элек "Идел" кунакханәсе булган объект архитектор Христофор Пашковский проекты буенча төзелгән.

Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Марат Сәйфетдинов,башка министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, сәнгать эшлеклеләре катнашты.


18
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында торак-коммуналь хуҗалыгы сферасында республика программаларын  гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте.
Киңәшмә бөтен муниципаль районнары белән видеоэлемтәдә ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министр урынбасары Марат Сәйфетдинов үткәрде.
Татарстанда формалашкан җирле үзидарә системасы үзенең нәтиҗәле эшләвен исбатлады, һәм республика җитәкчелеге аны реформалауны кирәксез дип саный. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы җирле үзидарәне үстерү буенча Округ консультатив советы утырышында белдерде. Утырышны Казанда РФ Президентының ИФОда тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич уздырды.Чарада ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин катаншты.

17
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Республикада законнар чыгаручы орган, ТР башкарма һәм суд хакимияте, ТР юридик берләшмәсе һәм федераль хакимият органнар вәкилләре һәм җитәкчеләре, Росияның хокук белгечләр берләшмәсе членнары катаншуы белән  "Татарстан Республикасы ел хокук белгече" юридик премиянең тантаналы йоласы үтте. 

16
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
2010 елда төзелеш тармагында беренче тапкыр "Стройэкспертиза" журналы "2014 елның төзелеш тармак профессионалы" премиясен оештырды.Елның ахырында "Стройэкспертиза" китә торган елның нәтиҗәләрен ясый,тармакның төп оешмалар арасында рейтинг ясый һәм "2014 елның төзелеш тармак профессионалы" премиясе белән төрле номинацияләрдә бүләкли.
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында 2015 елдагы су спорт төркемнәре буенча Дөнья беренчелегенә әзерләнү мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте.

15
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Конфессиональара мөнәсәбәтләрнең уңай характеры Татарстанның конкурент өстенлеге булып тора, ә аны саклап калу – республика җитәкчелеге сәясәтенең приоритеты. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Советның һәм Татарстан Республикасында Хокук тәртибен тәэмин итү буенча Координацион киңәшмәнең уртак утрышында хәбәр итте. Утырышта шулай ук Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ИФОда Россия Федерациясе Президенты вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының милләтара мөнәсәбәтләр департаменты директоры Александр Журавский, министрлыклар һәм ведомстволар, федераль башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, муниципалитетлар башлыклары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International