ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Алексей Осипов, AKSOLIT оешманың генераль директоры сүзләре буенча, кризис - продукциянең сыйфаты өстендә эшләү һәм клиентлар белән мөнәсәбәтләрне ныгыту вакыты.  

27
декабрь, 2014 ел
шимбә
Бүген Лаешта гражданнарны аварияле торактан күчерү программасында катнашучыларга тантаналы шартларда яңа фатир ачкычлары тапшырылды. Чарада ТКХ реформалаштыруга ярдәм фонды идарә рәисе - генераль директоры Константин Цицин, фондның күзәтү советы рәисе Сергей Степашин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин катнашты.
Татарстан Республикасында 2014 елгы күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы тәмамланды. Гомуми мәйданы 5 млн. кв. метр булган 816 күп фатирлы йортлар 4 млрд. 695 млн. сумга ремонтланды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле 11852 йорт ремонтланган, кертелгән акча күләме 39 млрд. сум тәшкил итте, бу йортларда 2,6 млн. граждан яши. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясе утырышында хәбәр итте.

26
декабрь, 2014 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының IX съезды эшендә катнашты. Чара «Корстон» ДСКК мәйданчыгында узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, барлык муниципаль берәмлекләрдән делегатлар катнашты.Чарада шулай үк ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.

25
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Мәгълүмат-консультация төркеме Татарстан Республикасы Теләче районы Үзәк авылына түләүсез юридик ярдәм күрсәтте.Чарада ТР  Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлык юридик бүлеге белгече А.Р.Якупова катнашты.

Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында министр И.Э.Файзуллин җитәкчелегендә Татарстан Республикасында 2015 елда торак төзелешен үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте.
МИЗ "Алабуга"да Алабуга-Волокно" резидентыннан углерод сүсен №RU-16520000-081-ОВ-14 җитештерү заводын куллануга кертү рөхсәте бирелде. Заводның төзелеше 2012 елда башланды. Эшләрне башкару өчен 10 подряд оешма, 200 кеше тартылды. Проектка 4,2 млрд. сум инвестиция кертелде.

24
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 16 декабрьдән 19 декабрьгә Мәскәү шәһәрендә XXXII халыкара күргәзмә(бәйге) "Бөтенроссия келәймә" үтте.

23
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
"ЭКОлидер" бәйгесе республикада экология куркынычсызлык проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын тарту һәм оешмаларның тагибатьне саклау эшчәнлеген хуплау максаты белән үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International