Алексей Осипов:"2015 елда булачагын алдан әйтү кыен. Гыйнвар яңа тенденцияләр күрсәтәчәк"

2014 елның 29 декабре, дүшәмбе
Алексей Осипов, AKSOLIT оешманың генераль директоры сүзләре буенча, кризис - продукциянең сыйфаты өстендә эшләү һәм клиентлар белән мөнәсәбәтләрне ныгыту вакыты.  
Аның фикере буенча Россия һәм Татарстанның төзелеш базарындагы хәлен югары билгесезлек вакыты дип атап була."2015 елда булачагын алдан әйтү кыен. Гыйнвар яңа тенденцияләр күрсәтәчәк. Бүгенге көнгә төзүчеләрнең яңа проектларны гамәлгә ашыруга акча дефициты"- билгели Алексей Осиповю - Шул үк вакытта ипотеканың бәясе аркасында торакка таләбе төшә.Киләсе елда 2014 елның инвестиция килешүләр яки коммерция бурычлар белән бәйләнгән проектлар тәмамланачак яки дәвам итәчәкләр. Шул үк хәл 2008-2009 елда күзәтелде".
2014 елның дүртенче кварталында төзелеш өлкәсе соңгы алты ел өчен иң начар күрсәкечләр күрсәтте.
"Хәлебез уңай якка да үзгәрергә мөмкин: төзелеш оешмаларын кредитлау,ипотеканы көйләү, проектларны бюджеттан финанслау" - дип AKSOLIT генераль директоры аңлатма бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International