ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2014 ел
якшәмбе
Бүген төзелеш барган Иннополис биналарына җылы бирелде. Җылы җибәрүдә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Бөтенроссия чабыш көненә багышланган чара "Казан-Арена" территориясендә үтте.


20
сентябрь, 2014 ел
шимбә
ТР күпфатирлы өйләрендә капремонт программасы буенча тәмамланган эшләр күләме 4млрд.565 млн.сум.Бу турында ТР Хөкүмәт бинасы киңәшмәсендә ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Бүген Көньяк Осетиядә, Республика игълан ителәгән көнендә, башкаласында тантаналы киноконцерт "Чермен" залы ачылышы булды. Ачылу йоласында президент Леонид Тибилов,парламент спикеры Анатолий Бибилов, РФ вәкиле Эльбрус Каргиев,республика халкы һәм кунаклар катнашты.

19
сентябрь, 2014 ел
җомга
Бүген Менделеев шәһәрендә "Аммиак,метанол һәм бөртекләндерүче карбамид җитештерү буенча комплекс ААҖ "Аммоний" төзелеше буенча республика штаб утырышы узды.ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министр урынбасары Аляшев Ю.Л.,ААҖ "Аммоний" директор советы рәисе Ханбикова Р.С.,ААҖ "Аммоний" генераль директоры Шевченко С.И.,«Соджис Корпорейшн» һәм CNCEC оешмаларның вәкилләре,субподряд оешма вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы халык саклау өлкәсендә үткәрелә торган төп чаралары буенча 19 сентябрьдә ТР ХС инженерия хезмәте җитәкчесе,министрның беренче урынбасары А.С,Ахметшин тиәкчелегендә "Буа районында барлыкка килгән  авария-коткару һәм башка кичектергесез эшләр башкарганда 3 нче төркмнең хәрәкәте" тема буенча өйрәнүләр үтте.

18
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген МИЗ "Алабуга"да ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министр урынбасары Юрий Аляшев җитәкчелегендә инфраструктура объектларын төзү буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәдә ААҖ "МИЗ "Алабуга" һәм проект институт "ТИГП" вәкилләре катнашты.
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгында ягулык-энергетика һәм торак-комуналь комплексларын 2014/205 елда җылыту периодына әзерләүнү буенча барлык утырыш узды.Утырыш муниципаль районнар белән видеоконференция режимында үтте.
ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгында ТР Лаеш районында "Смарт Сити Казань" һәм "Иннополис"ны минженерия инфраструктура белән тәэмин итү буенча киңәшмә үтте.
Бүген,18 сентябрьдә,Казанда күпфатирлы торакның капиталь ремонты буенча бөтенроссия гамәли семинар эшен башлады.Семинарны Казан шәһәренең "торак-коммуналь хуҗалага һәм тышкы төзекләндерү эчтәлегендә шәһәр программаларын тормышка ашыру буенча техника күзәтү хезмәте" ТКХ рефлрмалаштыруына ярдәм Фонды, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгы, Казан Мэриясы үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International