ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2014 ел
җомга
Бүген Замелекесье торак районында тантаналы  күпфункцияле үзәк "Эврика" ачылышы булды.
Без товар җитештерүчеләребезгә ярдәм күрсәтү өчен барлык мөмкинлекләребезне дә тупларга тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый советның чираттагы утырышында хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый советның чираттагы утырышында нотыклар белән шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин һәм башкалар чыгыш ясады.
2015 елда Татарстан консолидацияләнгән бюджетының фаразланган табыш күләме 174,9 млрд. сум тәшкил итә. Мондый мәгълүмат бүген "2015 елга, 2016 һәм 2017 план чорына Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразы һәм 2015 елга, 2016 һәм 2017 план чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты проекты турында" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында китерелде. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.
Татарстан икътисадының бүгенге үсеш темплары канәгатьләнерлек түгел һәм республика җитәкчелегенә икътисадый ситуацияне яхшырту өчен күп көч куярга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «2015 елга, 2016 һәм 2017 елларга план чорына Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразы һәм 2015 елга, 2016 һәм 2017 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы барышында хәбәр итте. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары, ведомстволары, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнашты.

11
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгында министр урынбасары Владимир Кудряшев җитәкчелегендә Казан елгасында чистарту коралмаларны төзү буенча киңәшмә үтте.
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгында министр урынбасары Марат Сәйфетдинов җитәкчелегендә капремонт программасын тормышка ашыру һәм газ электроэнергия бурычларын түләү сораулары буенча киңәшмә узды.
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгында "Салават Күпере" районында инженерия элемтәләрен һәм транспорт инфрастркутураны төзү сораулары буенча киңәшмә үтте.
Киңәшмәне Төзелеш министрылык башлыгы Ирек Фәйзуллин үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Казан метросының төзелүче «Дубравная» станциясендә булды.Рөстәм Миңнехановка Казан метрополитенын төзү һәм аны үстерү перспективалары турында сөйләделәр, шулай ук метро линиясенең I һәм II схемасын күрсәттеләр.

10
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Казан Дәүләт Архитектура һәм төзелеш университет һәм Россияның архитектура университет студентлары тарихи үзәктәге биналарны тергезү буенча үзләренең проектларын тапшыралар.
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгында министрның беренче урынбасары Фәрит Хәнифов җитәкчелегендә "Россия гаиләсенә торак" программасын тормышка ашыру буенча киңәшмә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International