ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 26 нчы микрорайонында яңа боз сарае төзелеше мәйданчыгына капсула салу тантанасында катнашты. Чарада Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, РФ Дәүләт Думасының физкультура һәм спорт комитеты рәисенең беренче урынбасары Марат Бариев, ТР Хоккей федерациясе башкарама директорының ярдәмчесе һәм “Казан драконнары” хоккей командасының тренеры Роберт Гайнуллин, “Ак барс” балалар хоккей командасында тәрбияләнүче, 113 нче мәктәпнең 5 сыйныф укучысы Тимур Перфилов һәм башкалар катнашты.
"2020 елга 90% Россияда яшәүчеләре чиста су алырга тиеш - бу Россия Төзелеш миистрылыгының бурычы.Бүген Россияда чиста су 60% кешегә генә килә", - диде Андрей Чибис.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Gehl Architects (Дания) архитектура бюросына нигез салучы һәм аның җитәкчесе Ян Гейл белән очрашты.Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

26
август, 2014 ел
сишәмбе
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министр урынбасары Марат Сәйфетдинов Илдар Халиков оештырган эш сәфәрендә катнашты.Тәтеш районында күпфатирлы торак ачылды һәм район активы белән очрашу үтте.
26 августта КГАСУ утырыш залында архитектор Ян Гейл белән очрашу узды.Очрашуда Президент ярдәмчесе О.А.Балтусова, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылык вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Кама Тамагы районында булды. Ул Бәрлегуҗа авылында күп функцияле үзәк ачылышында катнашты, Сөйкидә төзелгән яңа янгын сүндерү депосын карады, район активы белән очрашты.Эш сәфәрендә шулай үк ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министр урынбасары Марат Сәйфетдинов катнашты.
30 август аенда Казанда 12 универсаль спортмәйдан функцияләшә.Аларга республика бюджетыннан 46,8 млн. сум бирелгән.
Мамадыш районының Түбәнге Яки авылында яңа күпфункцияле мәдәни үзәк һәм ФАП ачылды.
Бүген Татарстанның Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында яңа янгын сүндерү депосы ачылды.
Бүген Татарстанның Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында яңа балалар бакчасы ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International