ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2014 ел
сишәмбе
"Казанский ДСК" ҖЧҖ яңарту кысаларында Sommer немец компаниясеннән килүче формалаштыручы җиһазландыруның икенче партиясе килеп җитте. 

19
май, 2014 ел
дүшәмбе
Һөнәри осталык буенча икенче бөтенроссия WorldSkills Russia-2014 конкурсы Казанда 16 - 20 май көннәрендә бара. 
Ирек Фәйзуллин республика журналистларын Матбугат көне белән тәбрик итте. 

17
май, 2014 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 40 муниципаль берәмлектә 793 күп фатирлы торак йортның 756 сында капиталь ремонт эшләре башланган. Соңгы ике атнада 69 йорт ремонтланган.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган республикакүләм киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов белдерде. Киңәшмәне муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.


16
май, 2014 ел
җомга
Бүген Казанда WorldSkills Russia – 2014 милли чемпионаты- һөнәри осталыкның икенче Бөтенроссия конкурсы ачылды. Универсиада авылындагы Халыкара мәгълүмат үзәгендә узган тантанада Россия Хөкүмәтенең вице-премьеры Ольга Голодец һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

15
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казанда “Салават күпере” торак комплексы төзелешенә капсула салынды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, “Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды” коммерцияле булмаган оешма башкарма директоры Тәлгать Абдуллин катнашты.
22 май көнне Казан дәүләт энергетика университетында ТКХ актуаль сораулары буенча Республика Форумы узачак. 
Бүген Менделеевск шәһәрендә «Мицубиси Хэви Индастриз, Лтд», «Соджис Корпорейшн» һәм CNCEC компанияләре Консорциумының җитәкчелек составының киңәшмәсе узды. Чара "Аммоний" ААҖ Комплексы инвестицион проектын гамәлләштерү сорауларына багышланды. 

14
май, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Казанда РФ Президентының Администрациясе Җитәкчесенең урынбасары Магомедсалам Магомедов җитәкчелеге астында РФ Президентының мобиль кабул итү бүлмәсенең эше башкарылды. 
Бүген РТ Хөүкмәтенең ситуация үзәгендә Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының РФ субъектлары катнашында видеоконференция тәртибендә киңәшмә узды. Әлеге чара "Россия Федерациясенең субъектларында күпфатирлы йортларда капиталь ремонт ясау һәм авария хәлендәге торактан гражданнарны күчерү" темасына багышланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International