ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет әгъзалары бүген сатып алуларның контракт сисемасына күчү турында сөйләштеләр. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Чара видеоконференция режимында бөтен муниципаль районнар белән элемтәдә ТР Хөкүмәте Йортында узды. Чарада шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин да катнашты.

19
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген эшлекле сәфәр барышында "Институт экономики города" Фонды Президенты Н.Б.Косарева һәм РФ Төзелеш министрлыгының торак сәясәте департаменты директоры урынбасары Н.Е.Стасишин Казан шәһәренең төзелеш объектларын карадылар. Аларны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С.Әхмәтшин озатып йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында эконом класс торагы төзелеше программалары ашыру сораулары буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин алып барды.
"Россия гаиләләре өчен торак" федераль программасы буенча Татарстанда эконом-класс торакларын төзүдә ярдәм мәсьәләләре турында бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә сөйләштеләр. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Александр Плутник катнашты.

18
февраль, 2014 ел
сишәмбе
ТРның “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының 2013 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында бүген журналистларга ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта сөйләделәр.
2014 елның 21 февралендә Татарстан Республикасы Президент Аппаратында "Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге актуаль проблемаларны чишү" темасына түгәрәк өстәл узачак.
Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерцаиясе 2014 елның 11-14 март көннәрендә хезмәтне саклау комиссия вәкилләре һәм җитәкчеләрен укыту курсларын оештыра. Укулар көн саен 9:00дән 17:30га кадәр 40 сәгатьле программа буенча Казан ш, Бутлеров ур., 30нчы йорт адресы буенча урнашкан профсоюзлар укыту-өйрәнү үзәгендә узачак.

17
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Чаллы шәһәренә барды. Автоградта ул кайбер объектларда булды һәм шәһәр инфраструктурасын һәм социаль өлкәсен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Сәфәр барышында аны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин озатып йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, ведомство карамагындагы оешма җитәкчеләре һәм Төзелеш Министрлыгы хезмәткәрләре катнашында аппарат киңәшмәсе булды. Чараны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ф.М.Хәнифов үткәрде.
Татарстан Республикасында 2014 елның 14 февраленә 343,2мең кв. м.торак сафка кертелгән, бу еллык биремнең 14,3%ын тәшкил итә, шул исәптән ике атнада 123,1 мең кв.м. торак сафка кертелгән. Бу хакта видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Киңәшмәне Хөкүмәт Йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры вазыйфасын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International