ТР Профсоюзлар федерациясе бушлай укыту курслары уздыра

2014 елның 18 феврале, сишәмбе
Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерцаиясе 2014 елның 11-14 март көннәрендә хезмәтне саклау комиссия вәкилләре һәм җитәкчеләрен укыту курсларын оештыра. Укулар көн саен 9:00дән 17:30га кадәр 40 сәгатьле программа буенча Казан ш, Бутлеров ур., 30нчы йорт адресы буенча урнашкан профсоюзлар укыту-өйрәнү үзәгендә узачак.

Тыңлаучыларга укыту кулланмалары, укулар тәмамлангач - билгеләнгән тәртиптәге таныклык биреләчәк. Коммандировка һәм транспорт чыгымнарын җибәрүче як каплаячак. Уку, яшәү һәм төшке ашлар ТР Профсоюзлар федерациясе хисабыннан түләнәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International