2014 елда Татарстан Республикасында капиталь ремонт программасына 793 күп фатирлы йорт кертелгән, программаны финанслау күләме 4 млрд. 683 млн. сум тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.