Яр Чаллыда социаль ипотека программасы буенча 67 000 кв.м торак төзелгән

2014 елның 25 феврале, сишәмбе
2014 елга барлыгы 340 000 кв.м торак төзергә планлаштырыла, шул исәптән 67 000 - социаль ипотека программасы буенча. Мәсәлән, Замелекесье һәм Прибрежныйда 6 йорт элеге программа буенча гамәлгә кертеләчәк. Яшьлек районында һәм "Машиностроительләр" микрорайонында төзелеш өчен яңа территорияләр үзләштерелә. Моның турында архитектура, шәһәр төзелеше һәм инсветицияләр идарәсе башлыгы Рафар Шакиров хәбәр итте.

Төзелешнең шундвый тизлеге белән бәйле рәвештә, 5-6 ел эчендә төзелеш өчен буш территорияләр калмаячак. Яр Чаллы шәһәренең мэра Васил Шәйхразиев сүзләренә караганда, юлдаш-шәһәр төзелешендә мохтаҗлык туачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International