Чаллыда шәһәр хуҗалыгы эшчәнлегенең 2013 ел нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген Яр Чаллы шәһәрендә 2013 елда шәһәр хуҗалыгы тармакларының эшчәнлеге нәтиҗәләрен чыгару һәм 2014 елга планнар кору буенча киңәшмә узды. Чара барышында докладлар белән Яр Чаллы шәһәре мэры В.Г.Шәйхразиев, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю.Л.Аляшев һәм Башкарма комитет җитәкчесе Р.А.Кыямов чыгыш ясадылар.

Киңәшмә барышында шәһәр хуҗалыгы эшчәнлеге нәтиҗәләре чыгарылды һәм 2014 елга планнар корылды. Киңәшмә ахырына килгәндә иң яхшы эшчеләр рәхмәт хатлары һәм грамоталар белән бүләкләнде. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю.Л.Аляшев почет грамоталарын тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International