Кама Аланында бу елда социаль ипотека программасы буенча тагын бер йорт тапшырачаклар

2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт Торак Фонды төзелеш планы кысаларында 2/10 йорт төзелешен тәмамлау эшләре 2013 елның августында ук башланган иде.Әлеге йортның нигез ташы атом электростанциясе төзелә башлаганда салынган булган. Максатларга барлыгы 33,2 миллион сум юнәлтелгән булган. Социаль ипотека буенча бу елда Кама Аланы поселогында 27 фатир булдырылачак. Йортны гамәлгә тапшыруның планлаштырылган вакыты - 2014 елның I кварталы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International