Яр Чаллыда "Разрешите представиться" акциясенең чираттагы декадасы узачак

2014 елның 24 феврале, дүшәмбе
Гыйнвар ае өчен Автоград халкына торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен 826,9 млн сум исәпләнгән, үткән елның гыйнварында әлеге сумма 799 млн сум тәшкил иткән булган. Моның турында бүген эшлекле дүшәмбедә шәһәр хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Әлфия Романова хәбәр итте.

"10 мартан шәһәрдә "Разрешите представиться" акциясенең чираттагы декадасы башланачак. Безнең максат - мөмкин булганча күбрәк фатирны тикшерү түгел, ә бурычлар буенча проблемалары булган фатирларны билгеләү. Без кешеләрнең ни өчен коммуналь хезмәтләр өчен түли алмавын ачыкларга тиеш. Әгәр дә аларның төрле тормыш сәбәпләре аркасында финанс проблемалары барлыкка килгән икән - хәлләренә керергә тырышырбыз. Ә әгәр дә бу гражданнарның җавапсызлыгы икән - идарә компанияләре чаралар күрергә тиеш",- диде киңәшмә барышында Яр Чаллы шәһәренең мэры В.Шәйхразиев.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International