Быел "Алабуга" зонасында җиде яңа завод эшен башлап җибәрәчәк

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстанның Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов "Алабуга" МИЗ резиден вәкилләре белән очрашты. Формаль булмаган шартларда алар социаль сорауларны һәм киләчәккә планнарны карап тикшерделәр.


Искә төшереп китик - хәзерге вакытта "Алабуга" махсус икътисад зонасында 9 завод эшләп килә, Тагын 7 җитештерү җибәрү-көйләү режимында эшли.

Әйтик, шуларның берсе - "Интерскол - Алабуга" электроинструментлар җитештерәчәк. Аның официаль ачылышы майга планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International