Чаллыда Рөстәм Миңнеханов «Кама Кристал Технолоджи» предприятиесендә булды. 2013 елда эшли башлаган яңа предприятие синтетик сапфир җитештерү белән шөгыльләнә. Бу материалга ихтыяҗ соңгы вакытларда арта бара, ул яңа буын яктылык диодларына нигез буларак, шулай ук чыдамлыгы югары пыяла сыйфатында кулланыла. Сапфир пыяла белән яңа iPhone 5S телефонының бармак эзләрен кабул итүче өслеге ябылган, бу смартфонның камерасы да сапфир линзалар ярдәмендә эшли.
Рөстәм Миңнехановка җитештерү процессын тулысынча күрсәттеләр - чимал әзерләүдән алып кристалларны кискәнчегә кадәр.
Татарстан Президенты шулай ук «Эссен Логистик» компаниясенең логистик үзәгендә булды. «Эссен Продакшн АГ» ЯАҖ генераль директоры Леонид Барышев сүзләренчә, 2013 елда холдингның Идел буе федераль округында ваклап сатудагы товар әйләнеше 18,7 млрд сум тәшкил иткән.
Леонид Барышев «Эссен»ның Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясен шактый күләмнәрдә сатып алырга әзер булуын белдерде.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына «Эссен Логистик» базасында Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен семинар уздырырга, шулай ук «Эссен»га товар сатуның башка алымнарын да авыл кешеләренә күрсәтеп бирергә кушты.
Татарстан Президенты шәһәрнең зур урамнары буйлап узды, шуннан соң Чаллы шәһәрендә инфраструктур һәм социаль объектлар төзү һәм аларны ремонтлау буенча Автоград мэриясендә киңәшмә уздырды.
«Чаллының да, башка барлык шәһәрләрнеке кебек үк, үз өстенлекләре һәм үз кимчелекләре бар, үсә дә, искерә дә, - диде Р.Миңнеханов, киңәшмәне ачып. - Инфраструктура акрынлап искерә, һәм бу бездән тиешле хәл ителешне таләп итә».
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Чаллы – республика өчен мөһим шәһәр – Автоградта Татарстан ҖРПның 10%ы җитештерелә. Чаллының, Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, үсеш перспективасы бар, шәһәрдә халык саны табигый арту буенча алда бара.
Чаллыда республиканың күп кенә программалары гамәлгә ашырыла, әмма, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, шәһәрнең үз махсус кимчелекләре дә бар, алар буенча тиешле карарлар кабул итәргә кирәк.
«Бүген без якындагы 2-3 елга план төзергә тиеш, - дип белдерде Татарстан Президенты. – Соңгы елларда төп көчебезне Казанга юнәлдергән идек, Чаллыга да игътибар итәр вакыт җитте».
Автоград мэры Васил Шәйхразиев киңәшмә барышында шәһәрне инфраструктур үстерүнең иң актуаль проблемалары турында сөйләде. Киңәшмә йомгаклары буенча Рөстәм Миңнеханов җаваплы министрлыкларга һәм ведомстволарга аерым йөкләмәләр бирде.