Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәй шәһәрендә эш сәфәрендә булды. Визиты кысаларында ул капиталь ремонт ясалган балалар музыка мәктәбендә булды, «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру белән танышты һәм районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашты.
Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Лаеш төененең инженер челтәрләрен проектлау һәм төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Очрашуда катнашучылар проект-смета документациясен һәм Лаеш төене территориясен планлаштыру проектын әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында су белән тәэмин итү системасын, хуҗалык-көнкүреш һәм яңгыр сулары канализацияләре челтәрләрен төзү фикер алышу предметы булды.
Эшлекле очрашу ТР Төзелеш Министрлыгында узды, анда Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов, Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев, Казан шәһәре Башкарма комитеты, башка министрлыклар һәм ведомстволар, заказ бирүче һәм проект оешмалары вәкилләре катнашты.
Гаризалар 1 сентябрьдә кабул ителә башлады.
Сентябрьдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык сорауларын иң яхшы яктырту буенча массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсы старт ала.
Гаризалар 1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
Катнашу өчен законнарда билгеләнгән тәртиптә теркәлгән аерым авторлар, журналист коллективлары, массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре чакырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республика программалары һәм илкүләм проектлар кысаларында объектлар төзүнең барышы, аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү турында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Яшьләр сәясәте лидерлары, яшь белгечләр, укытучылар, тәрбия эшләре буенча хезмәткәрләр арасында социаль ипотека программасы буенча ташламалы шартларда торак алу конкурсы 2021 елның 20 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Конкурста 35 яшькә кадәрге яшь белгечләр, яшьләр активы, яшьләр сәясәте өлкәсендә хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлек алып баручы, Татарстан Республикасы яшьләре белән түбәндәге юнәлешләр буенча эшли ала: Иҗтимагый оешмалар активистлары; яшьләр – Татарстан яшьләр сәясәте проектларында, студентлар үзидарәләрендә һәм иҗади берләшмәләрдә катнашучылар; Башкарма комитет, учреждениеләр, яшүсмерләр клублары, яшьләр үзәкләрендәге яшьләр белән эшләү белгечләре; Яшь укытучылар һәм мәгариф учреждениеләренең яшьләр белән эшләү буенча хезмәткәрләре; Конкурсның өстенлеге һәм үзенчәлеге шунда: ташламалы шартларда үз торакларын гаиләсез яшьләр дә ала ала. Конкурсның 2021 ел яңалыгы - теләсә кайсы мобиль җайланмадан һәм шәхси компьютердан сылтама буенча онлайн форматта беренчел заявка бирү мөмкинлеге https://inlnk.ru/3ZXow Конкурста катнашу һәм гариза бирү турында тулырак мәгълүматны «Татарстан Республикасының яшьләр торак фонды» рәсми төркемендә белергә мөмкин (https://vk.com/mol_ipoteka).
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Константин Цицин Татарстан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин белән эшлекле киңәшмә үткәрде.
Татарстанда Васильево бистәсендә яшәүчеләр барлык санитар нормаларга туры килә торган сыйфатлы эчәр су белән тәэмин ителәчәк. Моның өчен хәзерге вакытта «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча су әзерләү станциясе төзелә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык идарәсе башлыгы Айрат Галләмов объектка пресс-тур барышында хәбәр итте. «Хәзер актив рәвештә төзелеш бара. Проектны тормышка ашыру ноябрь аенда тәмамланачак. Нәтиҗәдә, Васильево бистәсендә яшәүчеләр сыйфатлы су алачак, ул барлык санитар нормаларны канәгатьләндерә», – диде спикер. Галләмов аныклап үткәнчә, Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, хәзер бистәдә су кирәкле критерийларга туры килми. Проектны тормышка ашыру бистә халкына чиста эчәргә яраклы су бирергә мөмкинлек бирәчәк. Спикер өстәде, «Чиста су» проекты буенча Татарстанда халыкның 93,8% сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин ителергә тиеш. Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча 2019 елда бу күрсәткеч 92,8% тәшкил итте. Яңа су әзерләү станциясе төзелеше бәясе 139 млн сум тәшкил итә. Гомумән алганда, 2024 елга кадәр «Чиста су» федераль проектын тормышка ашыру өчен 1 млрд. сумнан артык акча каралган. Хәзерге вакытта объектның әзерлеге 65% тәшкил итә. Аккумуляция резервуарын, су әзерләү станциясе бинасын, канализация-насос станциясен, канализация челтәрләрен һәм блоклы трансформатор подстанциясен төзү буенча эшләр башкарылды. Су алу гамәлдәге алты скважинадан башкарылачак, аннан соң 300 куб.метр сыйдырышлы тимер-бетон монолит резервуарга керәчәк.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров 2021/2022 ел җылыту чорына әзерлек буенча республика штабының чираттагы утырышын үткәрде. Киңәшмә ТР Төзелеш Министрлыгында республиканың барлык муниципаль берәмлекләре, башка министрлыклар һәм ведомстволар, тармак оешмалары вәкилләре катнашында видеоконференция режимында узды. Илдус Насыров үз чыгышында билгеләп үткәнчә, киләсе ягу сезонына республикада 3 мең 247 котельный әзерләнгән, бу 99,4% тәшкил итә. 7 районда 20 котельныйны әзерләүне тәмамларга кала. Бүгенге көндә 3 мең 320 мәгариф объекты (99,5%), мең 999 сәламәтлек саклау объекты (99,3%), 1 мең 961 мәдәният объекты (99,5%) һәм 239 спорт объекты (98,4%) җылыту сезоны башлануга әзер. Утырыш барышында Татарстан Республикасы Зәй һәм Лениногорск муниципаль районнары башкарма комитетлары җитәкчеләре дә доклад белән чыгыш ясады. ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары Ирек Шәйдуллин торак фондының әзерлек паспортларын рәсмиләштерүнең барышы һәм күпфатирлы йортларда йорт эчендәге газ җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләү турында сөйләде. Республика штабы утырышында катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, министр урынбасары җылылык бирү сезонына әзерлек мәсьәләләренә җаваплы карарга һәм эшләрне билгеләнгән вакытта тәмамларга чакырды.
Бүген Чаллы шәһәрендә «Адымнар» дип аталучы күп телле гимназия ачылды. Белем йортын ачу тантанасында һәм мәктәп линейкасында Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Чаллы шәһәре мэре Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм башкалар катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Салават Күпере» торак комплексында яңа мәктәп ачты. Тантаналы чарада шулай ук Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин катнашты.