Илкүләм проект буенча Васильево бистәсе халкын сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итәчәкләр

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда Васильево бистәсендә яшәүчеләр барлык санитар нормаларга туры килә торган сыйфатлы эчәр су белән тәэмин ителәчәк. Моның өчен хәзерге вакытта «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча су әзерләү станциясе төзелә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык идарәсе башлыгы Айрат Галләмов объектка пресс-тур барышында хәбәр итте. «Хәзер актив рәвештә төзелеш бара. Проектны тормышка ашыру ноябрь аенда тәмамланачак. Нәтиҗәдә, Васильево бистәсендә яшәүчеләр сыйфатлы су алачак, ул барлык санитар нормаларны канәгатьләндерә», – диде спикер. Галләмов аныклап үткәнчә, Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, хәзер бистәдә су кирәкле критерийларга туры килми. Проектны тормышка ашыру бистә халкына чиста эчәргә яраклы су бирергә мөмкинлек бирәчәк. Спикер өстәде, «Чиста су» проекты буенча Татарстанда халыкның 93,8% сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин ителергә тиеш. Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча 2019 елда бу күрсәткеч 92,8% тәшкил итте. Яңа су әзерләү станциясе төзелеше бәясе 139 млн сум тәшкил итә. Гомумән алганда, 2024 елга кадәр «Чиста су» федераль проектын тормышка ашыру өчен 1 млрд. сумнан артык акча каралган. Хәзерге вакытта объектның әзерлеге 65% тәшкил итә. Аккумуляция резервуарын, су әзерләү станциясе бинасын, канализация-насос станциясен, канализация челтәрләрен һәм блоклы трансформатор подстанциясен төзү буенча эшләр башкарылды. Су алу гамәлдәге алты скважинадан башкарылачак, аннан соң 300 куб.метр сыйдырышлы тимер-бетон монолит резервуарга керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International