Илдус Насыров җылыту чорына әзерлек буенча республика штабының чираттагы утырышын үткәрде

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров 2021/2022 ел җылыту чорына әзерлек буенча республика штабының чираттагы утырышын үткәрде. Киңәшмә ТР Төзелеш Министрлыгында республиканың барлык муниципаль берәмлекләре, башка министрлыклар һәм ведомстволар, тармак оешмалары вәкилләре катнашында видеоконференция режимында узды. Илдус Насыров үз чыгышында билгеләп үткәнчә, киләсе ягу сезонына республикада 3 мең 247 котельный әзерләнгән, бу 99,4% тәшкил итә. 7 районда 20 котельныйны әзерләүне тәмамларга кала. Бүгенге көндә 3 мең 320 мәгариф объекты (99,5%), мең 999 сәламәтлек саклау объекты (99,3%), 1 мең 961 мәдәният объекты (99,5%) һәм 239 спорт объекты (98,4%) җылыту сезоны башлануга әзер. Утырыш барышында Татарстан Республикасы Зәй һәм Лениногорск муниципаль районнары башкарма комитетлары җитәкчеләре дә доклад белән чыгыш ясады. ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары Ирек Шәйдуллин торак фондының әзерлек паспортларын рәсмиләштерүнең барышы һәм күпфатирлы йортларда йорт эчендәге газ җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләү турында сөйләде. Республика штабы утырышында катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, министр урынбасары җылылык бирү сезонына әзерлек мәсьәләләренә җаваплы карарга һәм эшләрне билгеләнгән вакытта тәмамларга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International