Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Константин Цицин Татарстан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин белән эшлекле киңәшмә үткәрде. Киңәшмә барышында, «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектына керүче «Торак фондының яшәү өчен яраксызлыгын тотрыклы киметүне тәэмин итү»федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган, 2017 елның 1 гыйнварына кадәр аварияле дип танылган авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча төбәк программасын гамәлгә ашыруга бәйле актуаль мәсьәләләр җентекләп каралды. Эшлекле очрашу кысаларында ТКХ Фонды генераль директоры Константин Цицин Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинга әлеге программаның 2022-2023 еллар этабын гамәлгә ашыру өчен 132,74 млн. сум күләмендә аванс түләү поручениесе күчермәсен тапшырды.
Шулай ук яклар гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Киңәшмәдә Татарстан Республикасында коммуналь инфраструктура системаларын модернизацияләү проектларын, Дәүләт корпорациясе чаралары хисабына финанс ярдәме җәлеп итеп тормышка ашыруга аерым игътибар бирелде. Татарстан Республикасы ягыннан чарада Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнаштылар. ТКХ Фонды ягыннан эшлекле очрашуда генераль директорның баш киңәшчесе Владимир Талалыкин һәм коммуналь инфраструктураны модернизацияләү һәм федераль проектларны алып бару Департаменты директоры Олег Радченко катнашты.