Хөрмәтле халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды - дәүләт корпорациясе генераль директоры Константин Цицин белән очрашты. Очрашу Татарстанның Хөкүмәт йортында узды.
Алар күпфатирлы торак йортларга һәм коммуналь инфраструктура системаларына капиталь ремонт ясау программаларын гамәлгә ашырганда республика һәм Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды арасында хезмәттәшлек турында фикер алышты.
Шулай ук очрашуда Константин Цицин Алексей Песошинга Татарстанда күпфатирлы йортларда коммуналь инфраструктураны һәм лифт җиһазларын модернизацияләү проектларын финанслау буенча түләү йөкләмәләрен тапшырды.
Татарстан Республикасында 2021 елда 13 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзеләчәк, шуларның 11 төзелеш процессы бара (эшләр 21%ка башкарылган). Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Киңәшмә барышында билгеле булганча, 2021 елга ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган биналарга капремонт программасына 28 объект кертелгән, 2 объектта эш төгәлләнгән.
Ветеринария идарәсенә караган учреждениеләрне ремонтлау программасы кысаларында 12 объектның 7сендә капремонт тәмамланган.
2021 елда 739 гаилә торак шартларын яхшыртырга тиеш. Торак алуга субсидияләрне 49 яшь гаилә алачак.
Торак алуга 45 сертификат күп балалы гаиләләргә тапшырылачак. Шулай ук күченергә мәҗбүр булган 9 гаилә торак сертификатлары алачак.
Торак төзелешенә килгәндә, Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, быел 2 млн 670 мең кв метр торакны файдалануга тапшыру планлаштырылган. Шуның 280 мең кв метры – социаль ипотекага туры килә. Бүгенге көнгә 23 йорт тапшырылган.
Индивидуаль торак төөзелеше линиясе буенча 3 743 йорт файдалануга тапшырылган. Барлыгы 8 330 индивидуаль йорт төзү планлаштырылган.
Алексей Фролов торак-коммуналь комплексы оешмаларының ягулык-энергетика ресурслары өчен түләү бурычлары турында да хәбәр итте. Бер ел эчендә торак-коммуналь комплексының барлык оешмаларының электр энергиясе өчен бурычлары 4 млн га кимегән.
Республиканың 13 районында бурычларны түләү срогы узган. 6 муниципаль берәмлектә бурычлар арта бара.
1 мартка бурычларның күләме бик зур – 8 млрд 284 млн сум тәшкил итә.
Киңәшмә азагында Алексей Фролов барысын да Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне белән котлады.
Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров һәм Киров өлкәсе энергетика һәм торак – коммуналь хуҗалык министры Андрей Балдыков индивидуаль җылылык пунктларына күчү, күп фатирлы йортларны һәм социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау һәм башка мөһим темалар буенча фикер алыштылар. Җылылык һәм энергия белән тәэмин итү өлкәсенә, шулай ук шәһәр һәм авылларда җәмәгать пространстволарын үстерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Очрашу форматы диалог һәм конструктив характерда булды. Кунаклар торак-коммуналь хуҗалыктагы кайбер әһәмиятле казанышлар турында мәгълүмат ишетеп кенә калмыйча, сораулар да бирә, тәҗрибә уртаклаша алдылар. Шулай ук чара кысаларында 2020 елда гамәлгә ашырылган программалар турында видеофильм күрсәтелде. Министр урынбасары Илдус Насыйров үз чыгышында билгеләп үткәнчә, 2005 елдан торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә энергетика ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану кысаларында республикада газ бүлү челтәрләрен, йорт эчендә газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү, блок-модульле котельныйларны һәм тышкы урнаштыру казаннарын урнаштыру программасы гамәлгә ашырыла. Татарстан Республикасы шәһәрләрне үстерү институтының архитектура проектлары департаменты җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча республика тәҗрибәсе турында презентация белән чыгыш ясады, халыкны проектлаучылар өчен техник биремнең нигезен формалаштыруга җәлеп итүнең мөһимлегенә аерым тукталды. Ул шулай ук искәрткәнчә, Татарстан проектлары җирле белгечләр: архитекторлар, проектлаучылар, экологлар, кече архитектура формаларын җитештерүчеләр, дизайнерлар көче белән булдырылган. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда формалашкан иҗтимагый киңлекләрне үстерү компетенцияләре читтә дә кирәк.
Рәссәй Төзелеш министрлыгы һәм Баш дәүләт экспертизасы Төзелештә бәя кую буенча Федераль дәүләт мәгълүмат системасында (ТБКБ ФДС) юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен яңа шәхси кабинетлар булдыру буенча уртак эшне төгәлләделәр, алар ярдәмендә Рәссәй Федерациясе территориясендә барлык бәя зоналары буенча төзелеш ресурсларының бәясе турында мәгълүматларны автоматлаштырылган режимда җибәрә алалар. Күпләп сатучыларның шәхси кабинетлары инде кулланучыларга ачык. ТБКБ ФДС чынлыкта төзелеш комплексы оешмаларын Рәссәй Федерациясе территориясендә төзелеш ресурслары белән тәэмин итүчеләр һәм алар тарафыннан сатыла торган продукция турында мәгълүмат бирү өчен дәүләт мәйданына әверелә. Шәхси кабинетларга керү өчен, төзелеш ресурслары белән тәэмин итүчеләр ТБКБ ФДС порталында теркәлергә тиеш. Системада эшләү өчен тулырак мәгълүмат һәм видеоинструкцияләр ТБКБ ФДС «Белем базасы» бүлегендә урнаштырылган - «Система белән эшли башлау». Оешма системасы операторы тарафыннан мәгълүматны ТБКБ ФДСсына урнаштыручы юридик затлар исемлегенә кертелгәннән соң, тәэмин итүчеләр үзләре турында барлык мәгълүматны шәхси кабинетта урнаштыра алачак. Ул шулай ук «төзелеш ресурсларының бәяләренә мониторинг» бүлегендә дә ачык күренәчәк.
Рәссәйнең иң яхшы яңа төзелешләрен билгеләүдә торак төзелеше өлкәсендә 400дән артык эксперт катнашты.
Татарстан Республикасында төзелеш өлкәсендәге программаларны гамәлгә ашыруның барышы турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү оешмалары төзелеше программасы буенча 11 объектта эш актив бара. Эшнең гомуми үтәлеше 19,5% тәшкил итә.
Апас районында чаңгы базасы төзелеше төгәлләнгән.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы биналарны капиталь ремонтлау программасы кысаларында 24 объектта эш бара. Барлыгы программага 28 объект кертелгән. Берсе тулысынча төгәлләнгән.
Ветеринария идарәсенә караган учреждениеләрне ремонтлау программасы кысаларында 12 объект ремонтлана.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә караган учреждениеләрне ремонтлау программасы кысаларында 13 обүектның берсендә генә эш башланмаган әле. Бер объект төгәлләнгән. Эшнең үтәлеше – 58%.
Социаль хезмәт күрсәтү оешмаларын ремонтлау программасы кысаларында 29 объектның 20сендә эш бара.
2021 ел башыннан бирле Татарстанда 49 кеше газ белән агуланган.
2020 елда газ белән агулану очраклары 33 булган. Ростехнадзор һәм республиканың газ хезмәтләренә җиһазларга җентекле тикшерү уздырачак һәм хезмәткәрләрнең белемнәрен тикшерәчәк. Бигрәк тә газ казаннары урнаштыру һәм аларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүчеләр игътибарга алыначак.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республикада газ хезмәтләре вәкилләренең квалификациясен тикшеру турында йөкләмә бирде.
Күп балалы гаиләләргә аеруча игътибар итәргә кушылды.
РФ төзелеш һәм ТКХ министрлыгы ярдәме белән «Стрелка» институты белән партнерлыкта, архитекторларга, проектлаучыларга, шәһәр төзүчеләренә, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә ярдәм итү һәм аларны үстерү кысаларында тормышка ашырыла торган Архитекторы.фм бушлай белем бирү программасының өченче агымы 100 финалистларының исемнәре билгеле булды. Финалистлар арасында дәүләт һәм муниципаль идарә вәкилләре, архитекторлар, шәһәр тирәлеген дизайнлау белгечләре, шәһәр планлаштыручылары, урбанистлар, социологлар, аналитиклар, девелопер һәм инженер компанияләре хезмәткәрләре, фәнни хезмәткәрләр һәм реконструкция буенча белгечләр бар иде. Алар арасында 6 төп архитектор (Сочи, Төньяк-Байкальск, Кострома, Әлмәт, Бөгелмә һәм Сарытау өлкәсенең Татищев муниципаль районы). Архитекторы.фм программасы РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшли башлады. Бу сезонны укыту программасы биш белем бирү модуленнән торачак: дүрт офлайн һәм бер онлайн. Аларның беренчесе 28 марттан 4 апрельгә кадәр Мәскәүдә узачак һәм кырыс шәһәрләрнең төп принципларына багышланачак.
2020 елның 1 гыйнварыннан ул биш эш көне тәшкил итә.
10 мартта Әлмәт шәһәре «Көнбатыш капкалар» микрорайонында тышкы инженер челтәрләре булган 19нчы позиция 120 фатирлы 16 катлы торак йорт Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясенең уңай бәяләмәсен алды. 16 катлы йорт төзелеше «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына алып барылды. Проект буенча йортта 120 фатир (60 бер бүлмәле һәм 60 ике бүлмәле) каралган. Бинаның гомуми мәйданы-9253,60 кв. метр. Фатирлар чиста бизәү белән башкарылган: обой ябыштырылган, линолеум җәелгән, сантехника, электр плитәләре урнаштырылган. Беренче катта бинаның вестибюле, электрощитовая, янгын посты, лифт холлы, гомуми мәйданы 365,28 кв. м булган ике офис бинасы урнашкан.