Татарстанда төзелешкә рөхсәт онлайн режимда алырга мөмкин

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

2020 елның 1 гыйнварыннан ул биш эш көне тәшкил итә. Төзелешкә рөхсәт төбәкләрнең башкарма хакимияте органнары яки җирле үзидарә органнары тарафыннан объектның үзе урнашкан урыны буенча бирелә. 2020 елның 1 гыйнварыннан әлеге дәүләт (муниципаль) хезмәт күрсәтү вакыты 7дән 5 көнгә кадәр кимегән. Моннан тыш, таләп ителә торган документлар электрон документлар рәвешендә җибәрелергә мөмкин. Элегрәк Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары Владимир Кудряшев билгеләп үткәнчә, әлеге рөхсәтне бирү өчен документлар җыю буенча күләмле эш алып барыла. Шуңа күрә рейтингларда төзелешкә рөхсәт алу вакытының саналуын гариза бирүче җир участогын сатып алганнан бирле алып баралар. Владимир Кудряшев билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республикада төзелешкә рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт 48 Вәкаләтле органда, шул исәптән төзелеш министрлыгы һәм күп функцияле үзәкнең 56 филиалында тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International