10 мартта Әлмәт шәһәре «Көнбатыш капкалар» микрорайонында тышкы инженер челтәрләре булган 19нчы позиция 120 фатирлы 16 катлы торак йорт Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясенең уңай бәяләмәсен алды. 16 катлы йорт төзелеше «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына алып барылды. Проект буенча йортта 120 фатир (60 бер бүлмәле һәм 60 ике бүлмәле) каралган. Бинаның гомуми мәйданы-9253,60 кв. метр. Фатирлар чиста бизәү белән башкарылган: обой ябыштырылган, линолеум җәелгән, сантехника, электр плитәләре урнаштырылган. Беренче катта бинаның вестибюле, электрощитовая, янгын посты, лифт холлы, гомуми мәйданы 365,28 кв. м булган ике офис бинасы урнашкан.