ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Тарихта беренче тапкыр төп төзелеш терминнары буенча рус һәм инглиз телләрендә халыкара стандарт - ИСО 6707-1:2020 «Биналар һәм корылмалар - сүзлек - 1 өлеш: төп терминнар». Документ төзелеш буенча халыкара стандартлар практикасына рус телен кертте һәм бердәм терминология базасын раслады. Рәссәй Федерациясе Төзелеш һәм торак - коммуналь хуҗалык министры урынбасары Дмитрий Волков билгеләп үткәнчә, ике телле Стандартны бастыру – Рәссәй норматив документларының халыкара стандартлар белән нигезләмәләрен гармонияләштерү өчен әһәмиятле вакыйга. Эш шулай ук 2 ИСО ТК59 «Биналар һәм корылмалар» подкомитетының эш төркеме белән тыгыз элемтәдә алып барылды, анда ул вакытта гамәлдә булган ИСО 6707-1:2017 «Биналар һәм корылмалар. Сүзлек. Төп терминнар» стандартына төзәтмәләр кертү мөмкинлеге турында фикер алыштылар. ИСОның рәсми эш телләре булып инглиз, француз һәм рус телләре тора, бу телләрдә стандартларның оригиналлары басылырга мөмкин.

Проект финанслау өлкәсендә белгечләр әзерләүнең түләүсез программасы «Проект.Ф» ел саен үткәреләчәк. Бу хакта ДОМ.РФ персонал һәм операцион нәтиҗәлелек буенча директоры Алексей Первенцев «Яңа шартларда торак төзелеше: пандемия дәресләре, үсеш курсы һәм төп чыганакларның үзара хезмәттәшлеге» онлайн-конференциясе кысаларында сөйләде. Шулай ук Алексей Первенцев билгеләп үткәнчә, пандемия белән бәйле рәвештә компания хезмәткәрләре өчен эш форматы үзгәрде, хезмәткәрләрнең 70% ы читтән торып эшли. Исегезгә төшерәбез, белем бирү программасының максаты - илдә банк секторы өчен проектлы финанслау буенча беренче сертификатлы белгечләр әзерләү. ДОМ.РФ ел саен төрле төбәкләрдән 50гә якын белгечне бушлай чыгарырга планлаштыра.


19
август, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Казансу елгасы яр буен үсетрү стратегиясе проектын тәкъдир иттеләр. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Стратегияне архитектор, урбанист, тотрыклы үсеш буенча белгеч, Orchestra Design студиясенә нигез салучыларны берсе Эдуард Моро тәкъдир итте. Проект 2020-2030 еллар чорына елга яр буйлары территорияләрен үстерүне, яр буе паркларының Казанны тотрыклы үстерү өчен икътисадый һәм мәгариф ресурсы булырлык эре экосистема булдыруны күз алдынды тота. 
Мисал итеп Торонто (Канада) шәһәренең Rouge Natinal Urban Park илкүләм паркы китерелде, анда 4600 гектарда походлар, тау прогулкалары һәм көймәләрдә ишү белән шөгыльләнү өчен күптөрле һәм уникаль табигать ландшафты урнашкан икән.
Казансуны үстерү стратегиясе шәһәр кешеләре өчен су буенда актив һәм сәламәт ял итүнең яңа сценарийларын формалаштырыла.  
Проект белән kazanka.tatar онлайн платформасында танышырга мөмкин – монда фикер алышырга була, бүгенгә 600дән артык тәкъдим кергән.
Эдуард Моро хәбәр иткәнчә, стратегиянең төп элементлары – 1536 гектардагы яңа территорияләрдә 12 яңа парк, 150ләп яңа һәм яңартылган җәяүлеләр маршрутлары булдыру.
Эдуард Моро 12 парк булдыру концепциясен җентекләп тәкъдир итте. Бу –  «Иске Казансу» паркы, «Манзара» паркы, «Казансу буенда бакчалар» паркы, Фестиваль кварталы, белемнәр паркы, спорт паркы, «Урам» паркы, Рус-немец Швейцариясе территориясендә яр буе экопаркы, Савиново паркы, «Казансу култыгы» паркы, «Су аланы» экопаркы, биш елга паркы. 
Эдуард Моро билгеләп үткәнчә, Зәңгәр күлләр һәм Биш елга паркы территорияләре базасында эшләнгән "Татарстан көзгеләре" туризм-рекреация кластеры проекты Россия буенча иң яхшы проектларның ТОП-30на кергән.
Тәкъдир итү барышында аңлатмаларны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова биреп барды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бик зур эш башкарылган. «Бик яхшы проект килеп чыккан, - диде ул. – Территорияләрне тулаем аңлауга ирешелгән. Бу документ юл картасы булырга мөмкин». Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, проектны гамәлгә ашыру этапларын финанс чараларына бәйле рәвештә билгеләү мөһим. 
Тәкъдир итүдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе  Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар катнашты.

Бүген районыбызга эш визиты белән Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов килде. Визиты вакытында ул шәһәребезнең 8 нче мәктәбе ихатасында төзелгән спорт мәйданчыгын ачуда катнашты. Бу тантанада аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче беренче сыйныф малай-кызларына портфельләр дә тапшырылды. Мәйданчыкны төзүдә фидакарь хезмәт куйганнар хөрмәтләнде. Республикада спортка иң һәвәс, бәйгеләрдә актив катнашкан районыбызның бу өлкәдә горурланып сөйләрлек уңышлары күп. Алар хакында да әйтелеп, бу юнәлештәге эшчәнлек югары бәяләнде. «Безнең ишегалды» Президент программасы кысаларында шәһәребез ишегалларын төзекләндерү дәва итә. Мәхмүт Хәсәнов урамындагы 10 нчы йорт ишегалдында да бу нәүбәттән эшләр киң җәелдерелгән. Эш барышын карап, министр урынбасары, район башлыгы Марсель Шәйдуллин шушы тирәдә яшәүчеләр белән әңгәмә дә корып алдылар. Алексей Михайлович программаның әһәмияте, республикада ни рәвешле тормышка ашырылуы, аның үзенчәлекләре хакында сөйләп узды. – Азнакай төзелеш – төзекләндерү өлкәсендә күләмле эшләр алып барган районнарның берсе. Бирегә килгән саен әнә шул күзгә ташлана. Шәһәр елдан-ел матурлана, заманча объектлар калка. Алга таба да төзелешләрне дәвам итүне күздә тотабыз. Әлбәттә, кайчак проблемалар да туып ала, аларны хәл итүдә дә ярдәмнән ташламабыз, – диде ул. Әлеге ишегалдындагы йортларда яшәүчеләр үзләренә шундый уңайлыклар, матурлык тудырганнары өчен җитәкчеләргә рәхмәт сүзләрен белдерде. Аннары хакимиятнең утырышлар залында министр урынбасары катнашында эшлекле киңәшмә узды.

Аларга бәяләмәләр булган 150 техник таныклык техник нормалаштыру һәм төзелештә туры килү-килмәүне бәяләү автоматлаштырылган мәгълүмат системасының техник таныклыкларының дәүләт реестрында (ТНТТКБ АМС) басылып чыкты. Хәзер, нинди дә булса чикләүләрсез, һәркем төзелештә кертелә торган яңа материаллар һәм технологияләр турында мәгълүматны күчереп ала һәм өйрәнә ала. Эшләр тулы һәм тикшерелгән мәгълүмат алу өчен киртәләрсез мохит булдыру максатыннан үткәрелә, дип ассызыклады «Төзелештә нормалаштыру, стандартлаштыру һәм техник бәяләү Федераль үзәге» ДАУ директоры Андрей Басов.

Республикада ипотека буенча кичектерелгән бурычлар өлеше 0,64% ка кадәр кимегән. Ипотека ставкаларын киметү һәм дәүләт ярдәме чаралары татарстанда ипотека кредитларына ихтыяҗ артуга китерде. 2020 елның беренче яртыеллыгында бирелгән ипотека кредитлары күләме 45 млрд. сумга җиткән, бу, узган ел белән чагыштырганда, 18,4% ка күбрәк. ТР Милли Банкы мәгълүматлары буенча, татарстанда ипотека торак кредитлары портфеле 2020 елның 1 июленә 228,9 млрд.сум тәшкил иткән һәм ел башыннан 7,7% ка арткан. Гыйнвар-июнь айларында татарстанлылар 21,6 мең ипотека кредиты рәсмиләштергән, бу узган ел белән чагыштырганда 6,6% ка күбрәк. 2019 елның декабре белән чагыштырганда, Татарстанда ипотека буенча уртача ставка 1,4 процентка кимегән һәм июньдә елына 7,6% тәшкил иткән. 1 нче июльгә ипотека буенча кичектерелгән бурыч өлеше 0,64% тәшкил иткән, бу гомумрәссәй күрсәткеченнән түбәнрәк, ул 0,94% тәшкил итә. Чагыштыру өчен: бер ел элек Татарстанда срогы чыккан бурыч өлеше-0,68%, ә Рәссәйдә 1,04% тәшкил иткән иде.


18
август, 2020 ел
сишәмбе

Гаризалар 1 сентябрьдән кабул ителә башлый. Катнашуга Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык темаларын яктыртучы федераль, региональ һәм муниципаль массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар, муниципаль хакимиятләрнең матбугат хезмәтләре (җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге) чакырыла. Конкурска 2020 елның 1 гыйнварыннан 30 сентябренә кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылган һәм эфирга чыккан басмалар, телевизион сюжетлар, мәгълүмати, аналитик һәм яңалык материаллары кабул ителә. Конкурс бер этапта үткәрелә. Конкурс материаллары 1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

Татарстанның 10 төзүчесе призер булды. Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында торак төзелеше өлкәсендә илдә иң масштаблы премиянең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләрне ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев тапшырды. Министр урынбасары, призерлар арасында Татарстан төзүчеләрен күрүгә бик шат булуын белдерде. «Унистрой», «Домкор», «Талан», «Антей», «Ран-Казан», «КамаСтройИнвест», «КазДомСтрой», «Грань», «Ак барс дом», «Профит» төрле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнделәр. Исегезгә төшерәбез, конкурста РФның 74 регионыннан 772 төзүчедән 1 155 проект катнашты. Шуларның 438 төзүчедән 537 торак комплексы финалга чыкты.

14 августта Ижауда Рәссәй Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» Бөтенрәссәй программасын гамәлгә ашыруның арадаш нәтиҗәләрен чыгарды. Ташламалы авыл ипотекасы төп тема булды. «Россельхозбанк» программасының баш операторы хәзерге вакытта Татарстанда яшәүчеләргә авыл территорияләрендә беренчел һәм икенчел торак сатып алу өчен 1,6 млрд.сум акча биргән. ​ Татарстан Рәссәй төбәкләре арасында авыл ипотекасын бирү күләме буенча Башкортстан, Ленинград һәм Новосибирск өлкәләре белән беррәттән лидер-төбәкләр арасына керә. Республикада 708 гаилә программа белән файдаланган инде. Күчемсез милек объектларының гаризалары структурасында яртысын диярлек-47% – әзер торак йортлар, өчтән берен - 31%-сату-алу килешүләре буенча фатирлар сатып алу. Өлешләп катнашу килешүләре буенча фатирны 16% клиент сатып алырга әзер. Шәхси төзелешкә бары тик 7% гына юнәлдерелгән. Программа буенча кредитның максималь вакыты 25 ел булуга карамастан, Татарстанда уртача срок 2,5 тапкыр кимрәк - халык 10 елга кредит рәсмиләштерә, ә авыл ипотекасының уртача чексы 2,3 млн сум тәшкил итә.


17
август, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Лаеш районында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов Усады авылында белем бирү объектларын төзү барышы белән танышты, Олы Кабан авылында капиталь ремонт нәтиҗәләре белән танышты. «Уңыш җыярга вакыт җитә, - дип ассызыклады ул, - мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын яңа уку елына әзерләү бара. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәме сизелә, әйтик, «Татарстан Республикасында 2020-2021 елларга мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын төзү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында динамик үсештәге Лаеш районында «Көньяк парк» микрорайонында (Усад авылы) 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше тәмамланып килә.  «Мәгариф» федераль проекты кысаларында 500 урынга исәпләнгән мәктәп төзелә. Объектны график буенча 2021 елның мартына тапшыру планлаштырыла. Бүгенге көндә башкарылган эшләр күләме 45% тәшкил итә-кладка эшләре тәмамланып килә, эчке бизәкләү һәм инженерлык челтәрләрен салу буенча эш алып барыла». Яңартылган мәктәп 1 сентябрьдә 309 укучы кабул итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International