Тәтеш районының Кашка авылында каты көнкүреш калдыкларын чыгару проблемасы хәл ителәчәк. Исегезгә төшерәбез, җирле халык ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаягә мөрәҗәгат иттеләр. «Башкарма комитет раслаган график буенча, бу җирлектә чүп-чарны айга ике тапкыр чыгарырга кирәк. Әмма чүпне бистәнең бер өлешеннән генә чыгаралар, ә һава торышы начар булганда, чүпне бөтенләй чыгармыйлар», ‒ диелә мөрәҗәгатьтә. ПЖКХ ИК ТР көнбатыш зонасы буенча региональ оператор тарафыннан әлеге мәсьәлә берничә тапкыр күтәрелде. Компания җитәкчелеге Урюм авыл җирлеге башлыгы Н. Краснов исеменә хат юллады. Бүгенге көндә, санитар-эпидемиологик куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм санкцияләнмәгән чүплекләр барлыкка килүгә юл куймау максатыннан, Кулланучылар калдыкларын җыю урыннары (мәйданчыклары) булмау сәбәпле, техник региональ оператор халыкны борчыган мәсьәләдән читтә кала алмый. Бүгенге көндә Кашка авылында калдыкларны вакытында чыгару өчен бөтен көч куела.
Акчаларны Хөкүмәт резерв фондыннан күчерәчәкләр. Субсидияләр «Рәссәй Федерациясе гражданнарын үтемле һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» дәүләт программасы кысаларында бирелә. Акчалар җылылык челтәрләре, су, канализация үткәрүгә, юллар, балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзүгә тотылачак. Бу эшләрне тәмамлау вакытын тизләтәчәк һәм 600 мең кв.м. торак файдалануга тапшырырга ярдәм итәчәк. Субсидияләрне 20 субъект алачак. Алар арасында Татарстан, Якутия, Хакасия, Удмуртия, Кырым, Марий Эл, Чечня, Югра, Брянск, Белгород, Воронеж, Липецк, Түбән Новгород, Иркутск һәм Новосибирск өлкәләре бар. Төзелеш министрлыгына акчаларның максатчан тотылышын контрольдә тотарга һәм докладны Хөкүмәткә 2021 елның 1 февраленә кадәр тапшырырга кушылды.
Быел кредитларның яртысы диярлек беренчел күчемсез милек базарында торак сатып алу өчен кулланылды. Татарстанда 2020 елның алты аенда 36,7 млрд. сумлык торак сатып алу өчен кредитлар сатканнар. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте. «Алынган һәм тормышка ашырылган кредитлар беренче яртыеллыкка бездә 17 мең 593 — бу 36 млрд 738 млн сум», — диде Хәнифов. 10,5 млрд. сумнан артык, ягъни әлеге сумманың 49% ын беренчел базар өчен кредитлар тәшкил итә. Шул ук вакытта агымдагы елның 1 ноябренә кадәр гамәлдә булган 6,5% ярдәм төзелеш өчен кредитлар һәм займнар алу процессларын тигезләргә һәм үсеш бирергә ярдәм итте, дип билгеләп үтте ул.
Бер ай эчендә республикада йорт һәм фатир сатып алуга бер меңгә якын кредит рәсмиләштерелә. Татарстан Республикасында бер атна эчендә торак өчен 260 кредит рәсмиләштерелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте. «Анализ күрсәткәнчә, атнага 220-260 кредит дигән гамәлдәге норма бар. Атнага 260 кредит — бу аена мең сум», - диде Хәнифов. Әгәр бу саннарны йорт төзү һәм фатир сатып алу өчен кредит алган республика халкы санына күчерсәң, бер ай эчендә Татарстанда зур булмаган авыл җирлеге барлыкка килә, дип билгеләп үтте спикер. 2024 елга ТР Төзелеш министрлыгы 3 млн 600 кв. метр торак төзергә планлаштыра. «Биш ел эчендә безгә ярты миллион квадрат метрга үсәргә кирәк. Бу-безнең көчебездә», - дип өстәде министр.
Агымдагы елда «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын тормышка ашыру нәтиҗәсе 2,9 млн.кв. метр мәйданлы торак тапшыру булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика брифингта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте. «Статистик мәгълүматларга караганда, Татарстанда узган ел нәтиҗәләре буенча бер кешегә уртача торак мәйданы 27,3 кв.м тәшкил иткән, ил буенча 26,3 кв. м.», – дип сөйләде докладчы. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Татарстанда 2024 елга торак тапшыру күләмен 3 648 мең кв. метрга кадәр арттыру каралган. Министр сүзләренә караганда, бу бер кешегә хәзерге 27,3 кв.метрдан 31,3 кв. метрга кадәр торак белән тәэмин ителешне арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы быел кредитларның яртысын беренчел күчемсез милек базарында торак сатып алу өчен куллануларын әйтте. «Гомумән алганда, алынган һәм тормышка ашырылган кредитлар бездә беренче яртыеллыкка 17 593 – бу 36 млрд 738 млн сум. Шунысы куанычлы - бу пулның 49%ы - беренчел базар өчен кредитлар. Республика буенча үсеш 3% ка артык», - дип хәбәр итте ул.
Татарстанда яшь гаиләләр социаль ипотека буенча торак алачак. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тиешле карарны имзалаган.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яшьләр өчен иң кискен проблема – үз тораклары булмау. Яңа ярдәм чарасы 6 меңнән артык яшь гаиләнең торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, яшьләргә ярдәм иткәндә системалы алым кирәк, бигрәк тә бу катлаулы икътисадый вәзгыятьтә. «Без бу чара ярдәмендә демографик ситуациянең дә яхшыруына һәм республика шәһәрләрендә һәм районнарында яшь белгечләр төпләнеп калуга өмет итәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.
2020 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 654 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 3 млн. 255 мең сумлык 82 карар чыгарылган. 1 млн 130 мең сумлык 19 карарның түләү срогы чыкмаган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 751 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Министр хәбәр иткәнчә, 17 июльгә республикада барлык төзелеш программалары буенча 1 млн 408,3 мең кв. метр торак эксплуатациягә тапшырылган, бу – планның 47,3 %ы. 2 атна эчендә динамика 59,2 мең кв. метр.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының (ТР ДТФ) 2020 елга инвестицион программасы буенча – мәйданы 57,4 мең кв. метр булган 1001 фатирлык 22 торак йорт буенча статистика органнарына хисаплар тапшырылган (планның 21%ы). 2 атна эчендә Саба районында биш индивидуаль йорт тапшырылган. Калган 108 объект буенча инвестицион программа үтәлеше: 75 объект – әзер диярлек, уртача әзерлектә – 14 объект, 19 объектта эшләр күп әле.
2020 елда күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 1 млн 317,2 мең кв. м мәйданда 177 күп фатирлы йортны эксплуатациягә кертү каралган. Бүгенгә 69 күп фатирлы йорт тапшырылган. Калган йортлар буенча 494,5 мең кв. метрда 70 объект – әзер диярлек, 33 объект – уртача әзерлектә, 5 объектта эшләр күп әле.
2020 елда индивидуаль торак төзелеше буенча 1 млн 388,2 мең кв. м мәйданда 10 мең 680 йорт төзү планлаштырыла. 17 июльгә 856,4 мең кв.метр мәйданда 6 мең 588 индивидуаль торак йорт файдалануга тапшырылган, бу – планның 61,7%ы. 2 атна эчендә үсеш 58,5 мең кв.метр.
Торак белән тәэмин итү өлкәсендә гражданнарга дәүләт ярдәме күрсәтү программалары буенча 728 гаиләгә 1 млрд 193,4 млн сум күләмендә торак шартларын яхшырту каралган. Быел торак белән 600 ятим бала тәэмин ителәчәк.
46 күп балалы гаиләнең барысына да сертификатлар рәсмиләштерелгән. 17 июльгә 34 яшь гаиләгә субсидияләр күчерелгән. Моннан тыш, 35 мәҗбүри күченүче, Ерак Төньяктан күченүче һәм чернобыльчены торак белән тәэмин итү кысаларында 20 сертификат рәсмиләштерелгән.
Бүген, 2020 елның 17 июлендә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе тарафыннан, «Казан шәһәренең «Салават күпере» Т/р торак булмаган бина №4-2 торак йорт» объектына төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә ярашлылык турында бәяләмә (ЯТБ) бирелде. 4-2 номерлы 19 катлы торак йортның гомуми мәйданы 27286,6 кв. метр тәшкил итте, анда 255 фатир файдалануга тапшырылды. Бу якын арада 255 гаилә өй туен билгеләп үтә һәм үзләренең торак шартларын яхшырта алачак дигән сүз. Объект социаль ипотека республика программасын һәм «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.
2020 елның 19-23 октябрендә Рәссәйнең иң эре шәһәрләренең берсендә, «Урал башкаласы» – Екатеринбург шәһәрендә масштаблы вакыйга узачак: IV ел саен үткәрелә торган «Уралда сметчик атнасы», ул традиция буенча бөтен Рәссәйдән йөзләгән смета җәмәгатьчелеге вәкилләрен берләштерәчәк. «Уралда сметчик атнасы» кысаларында РФ Шәһәр төзелеше кодексындагы яңалыклар, Төзелеш реформасына бәйле мөһим мәсьәләләр яктыртылачак, ул хәзерге вакытта әлеге өлкәнең күп кенә белгечләрен борчый. Өстәмә мәгълүмат алырга һәм чарага сайтта теркәлергә мөмкин https://inter-regional.ru/nedelya-smetchika яки 8-800-700-86-69 телефоны буенча.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге әһәмиятле объектларны реконструкцияләү һәм реставрацияләү эшләре барышы белән танышты.
Рөстәм Миңнеханов белән бергә объектларны ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре дә карады.
Искәртик, объектлар Татарстан Президентының аерым контролендә. Төп максат - аларны төзекләндерү һәм реконструкцияләүгә караган йөкләмәләрнең үтәлешен контрольдә тоту.
Беренче объект - Казанның «Локомотив» пляжы территориясе (тимер юл вокзалы янындагы Идел яры). Бу пляж Казанның үзендә урнашканлыктан, ул шәһәрлеләрдә, бигрәк тә җәй көннәрендә бик популяр.
Рөстәм Миңнеханов, иң беренче чиратта, су объектларында ял итүче гражданнарның куркынычсызлыгын, шулай ук аларга пляжның уңайлы булуын тәэмин итү өчен, бу территорияне төзекләндерү вариантларын әзерләргә кушты. Аның сүзләренчә, бүген кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү дә, пляжда хезмәт күрсәтү өлкәсен киңәйтү дә мөһим, шулай ук коену зоналарын да төзекләндерергә кирәк.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук пляжга илтүче юлны тәртипкә китерү кирәклегенә дә игътибар итте.
Икенче объект-Әҗем мәчете (Фәткуллин ур., 15).
Рөстәм Миңнехановка мәчетне биш ел дәвамында реставрациядән соң тәкъдим иттеләр. Башкарылган эшләр турында «ТСНРУ» АҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Хөснетдинов сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов башкарылган эшләрне уңай бәяләде һәм реставраторларга рәхмәт белдерде. Ул зур гыйбадәт залын карады, эчке бүлмәләр интерьерын һәм декорын бәяләде.
Исегезгә төшерәбез, ремонт-реставрация эшләренә финанс чаралар Татарстан Республикасыннан гына түгел (31 млн.сум), «Тарихи хәтер» исемле «Бердәм Россия» партия проекты (73 млн. сум) буенча финанслау кысаларында да бүлеп бирелгән иде.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Казан яшь тамашачы театрын крады (ТЮЗ, Островский ур., 10). Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм театры директоры Айгөл Горнышева белән бергә Яшь тамашачы театры биналары комплексын үстерү планнары турында фикер алыштылар.
Бүгенге көндә бу театр ремонтка мохтаҗ. Рөстәм Миңнеханов объектның агымдагы торышы белән танышты, тамаша залын һәм башка бүлмәләрне, эчке ишегалдын карады.
«Казан яшь тамашачы театры» ДБУ Шәрекъ клубының элеккеге бинасында (Сәүдәгәрләр җыены) урнашкан, бу XIX гасыр азагындагы төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән монда төрле вакытта авариягә каршы ремонт эшләре алып барылды. Мәйданнар киңәю сәбәпле, яшь тамашачы театры базасында Театраль-мәдәни комплексны төзү турында карар кабул ителде.
Рөстәм Миңнехановка театр биналарының бөтен комплексын үстерү проектын тәкъдим иттеләр. Проект буенча аңлатмаларны КДАТУның Архитектура һәм дизайн институты директоры Карина Нәбиуллина бирде. Аерым алганда, биредә җәйге амфитеатр, кече тамашачылар залы, балалар иҗаты өчен мәйданчыклар, театр кафесы һ. б. төзелергә мөмкин.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, һәр мәйданчык, барыннан да элек, тамашачылар һәм килүчеләр өчен, шул исәптән балалар өчен дә, кирәкле булырга тиеш. Моннан тыш, биналарның тарихи кыяфәтен саклап калу мөһим, дип саный ул.
Аннан соң Кремль урамындагы 25/22 йорт бинасы (Куйбышев йорты) булды. Гомуми мәйданы 1412 кв.м булган ике катлы кирпеч бина республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты дип танылды һәм 2015 елда КФУ балансына тапшырылды. Башкарылган ремонт эшләре турында Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров сөйләде.
Искәртик, Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча 2019 елда әлеге объектта җылылык, су белән тәэмин итү, электр энергиясе, аз агу системалары челтәрләренә капиталь ремонт ясалган иде. Шулай ук уку бүлмәләре, актлар залы, коридорлар, баскычлар яңартылды. Кремль урамына караган фасадны ремонтлау төгәлләнде. Хәзерге вакытта бинада КФУның чит ил укучылары өчен әзерлек факультеты урнашкан.
Аннары Петербург урамында Рөстәм Миңнехановка «Кольцо» сәүдә-күңел ачу комплексының вариантларын тәкъдим иттеләр. Исегезгә төшерәбез, биналар комплексын модернизацияләү проектына конкурс игълан ителгән иде. Конкурс милекче компания тарафыннан шәһәрнең төзелеше советы ярдәмендә оештырылды. Нәтиҗәләр «Кольцо» ТРК басылып чыкты, холлында киң күзәтүгә куелды һәм Казан халкының бик күп фикерләрен җыйды.
Реконструкция проекты буенча аңлатмаларны конкурста җиңгән (нәтиҗәләр 2019 елның октябрендә ясалды) авторлар Владислав Куликовский һәм Арсен Хаиров бирделәр.
«Кольцо» ТРКсы 2006 елда шәһәр үзәгендә Музуров номерларының тарихи бинасы урынында төзелгән, анда Совет чорында һәм шуннан соңгы елларда «Татпотребсоюз» урнашкан иде, аның янында «Татарстан» кунакханәсе, Бауман урамына һәм «Тукай мәйданы»метро станциясенә чыгу урнашкан. Рөстәм Миңнеханов, фасадларны бизәү проекты һәм тәкъдим ителә торган материаллар белән танышканнан соң, концепцияне хуплады. Ул комплексның һәр блогы буенча проектны җентекләп эшләп бетерергә һәм шәһәрлеләрнең әлеге архитектура объекты белән кызыксынуларын исәпкә алып, ахыргы вариантны тәкъдим итәргә кушты.