ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2019 ел
җомга

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев “Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл” күп телле белем бирү комплексы объектларын проектлау һәм төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин билгеләгәнчә, күптелле белем бирү мәктәпләрен проектлау һәм төзү эшләре расланган план нигезендә алып барыла. Алабугада күптелле белем бирү мәктәбе графиктан алда төзелә.

Алабугада күптелле белем бирү комплексы “Адымнар – Алабуга” мәктәбеннән һәм өч мәктәпкәчә белем бирү учреждениесеннән торачак, дип сөйләде Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев. Хәзерге вакытта концепцияне гамәлгә ашыру буенча конкрет эш алып барыла, шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университеты, Алабуга педагогика институты һәм Алабуга районы башкарма комитеты тарафыннан бергәләп күптелле белем бирү комплексында эшләү өчен педагоглар сайлау эше бара.

Алга таба киңәшмәдә катнашучылар күптелле белем бирү комплексларының шәһәр яны Өстәмә белем бирү үзәкләрен булдыру буенча да фикер алыштылар.

Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” Республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов,  ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шарапов, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов, Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкесе Ринат Абдуллин, Казанның 165 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдинов, “ТР Төп инвестицион-төзелеш идарәсе” ДКУ директоры Марат Айзатуллин, “Грань” ҖЧҖ генераль директоры Леонид Анисимов һәм башкалар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю.Л. Аляшев «Алабуга «МИЗ» ААҖнең инженер һәм сәнәгать инфраструктурасы объектларын, «Алабуга» ППТ ҮИЗ һәм Алабуга шәһәренең көнкүреш һәм сәнәгать сулары районының чистарту корылмаларын реконструкцияләү һәм «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла торган, 2019 ел программалары буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә «Алабуга «СҖТ МИЗ» АҖ, «Алабуга Девелопмент» ҖЧҖ, «Камгэсэнергострой» ҖАҖ һәм подрядчы оешмалар вәкилләре катнашты. Киңәшмәдә «Алабуга» МИЗ инфраструктурасы объектларын, шул исәптән «Синергия» Индустриаль-технологик паркын төзү сораулары каралды (ПАН-прекурсор җитештерү буенча заманча завод урнаштыру өчен 3 корпус, шулай ук 4.1, 4.2 корпуслары). Заказ бирүче объектлар төзелеше темплары турында хисап тотты. Су чистарту станциясе резервуарын төзү эшләре төгәлләнде, төзелгән объектның техник регламентларның һәм проект документларының таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алынды. «Алабуга» СҖТ МИЗ һәм Алабуга шәһәрендәге көнкүреш һәм сәнәгать сулары район чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча киңәшмә барышында эшләрне башкару һәм җиһазлар белән тәэмин итү вакыты мәсьәләләре каралды. Киңәшмәләрдә куркынычсызлык техникасын үтәүгә һәм хезмәтне саклауга аерым игътибар бирелде.


28
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Казан шәһәре, Дзержинский ур., 10 йорт.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлык компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:

1. Архитектура эше белән идарә итү;

2. Шәһәр төзелеше белән вәкаләтләре кысаларында идарә итү;

3.Татарстан Республикасы территориясендә гидротехник корылмалары (ГТК) куркынычсызлыгы белән идарә итү, муниципаль милектә булган ГТС куркынычсызлык мәсьәләләреннән башка;

4. Төзелеш материаллары сәнәгате белән идарә итү;

5. Төзелеш белән идарә итү;

6. Гражданнарның торакка хокукларын һәм кулланучыларны сыйфатлы торак-коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү белән идарә итү;

7. Торак, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү базарларын формалашуы өчен шартлар тудыру;

8. Гражданнарның торакка хокукын тәэмин итү белән идарә итү;

9. Капиталь төзелеш объектларын төзелешен, үзгәртеп корылышын, капиталь ремонтын күзәтү;

10. Халыкка торак һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү күрсәткәндә гражданнарның һәм дәүләтнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итүбуенча контроль;

11. Татарстан Республикасы дәүләт милкендә булган торак фонды белән идарә итү.

12. Татарстан Республикасы территориясендә җирле үзидарә органнарының шәһәр төзелеше эшчәнлеге турындагы законны үтәү өлкәсендә Россия Федерациясе тикшерү органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыра.

13. Татарстан Республикасында төзелеш, реконструкция һәм ремонт буенча сметалы бәясен билгеләү өчен билгеләнгән смета нормативлары эшләүне һәм раслауны законнар нигезендә тәэмин итә.

Кабул итүгә алдан язылу телефон буенча башкарыла.

Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон: +7 (843) 231-14-10.


27
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Финляндия делегациясе ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында фикер алышу өчен булды. Делегация составына Рәссәйдәге Финляндия Илчелегенең министр-киңәшчесе Йоонас Хейсканен, Wihuri Rus, Europress Group Oy, Molok Oy, Nanten, MariMatic, Set Cleantech, Tana компанияләре вәкилләре керде. Финляндиядә көнкүреш калдыкларының нибары 1 проценты полигонга эләгә. Чүп-чарның күп өлеше йә энергия җитештерү өчен кулланыла, йә эшкәртелә һәм яңадан кулланыла. «Безнең калдыклар белән эш итү системасы, безнең технологияләр закон дәрәҗәсендә беркетелгән. Без, җыюдан башлап, эшкәртүгә кадәр, тәҗрибә белән уртаклашырга әзер», — дип билгеләп үтте Финляндиянең Рәссәйдәге Илчелегенең министр-киңәшчесе Йоонас Хейсканен. Визит барышында делегация әгъзаларына торак-коммуналь комплексындагы эшләрнең торышы, шулай ук Татарстанда калдыклар белән эш итү системасын реформалаштыруның барышы турында мәгълүмат бирелде. Компания вәкилләре калдыкларны җыю, чыгару, утильләштерү һәм эшкәртү, полигоннарны рекультивацияләү, тирән аеру һәм энергия җитештерү өлкәсендә үз мөмкинлекләрен тәкъдир иттеләр. Яклар алга таба хезмәттәшлек итү һәм мәгълүмат алмашу турында килештеләр.


26
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча өч ел эчендә 7 меңгә якын ишегалды территориясе төзекләндереләчәк. Бу хакта «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру буенча матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Айназ Ярмиев хәбәр итте. «Бүгенге көндә төзелеш министрлыгы республиканың ТИБ белән берлектә ишегалды территорияләрен инвентаризацияләү буенча эш алып барды. Барлыгы республикада алар 9 мең 626, шуларның 2,7 меңгә якыны яхшы хәлдә», - дип сөйләде спикер. Ул программаны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан 50 млрд. сум бүлеп бирелгәнлеген искәртте. Ярмиев сүзләренә караганда, ремонт эшләрен 2020 елның апрель — май айларында моңа күбрәк мохтаҗ ишегалларыннан башларга планлаштыралар. Моннан тыш, министр урынбасары билгеләп үткәнчә, һәр ишегалды, яшәүчеләрнең теләкләрен исәпкә алып, аерым каралачак.

Кукмара районының Манзарас авылында М. Әмир урамы, 104 нче йорт адресы буенча ике фатирлы торак йорт төзелеп беткән. Бу хакта ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды хәбәр итә. Йорт күп балалы гаиләләр өчен билгеләнгән, ул файдалануга тапшыру өчен рөхсәт алган инде. Йортның гомуми торак мәйданы 116,8 квадрат метр тәшкил итә. Фатирлар яшәү өчен тулысынча әзер, аларда сантехника, газ плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, газ, электр энергиясе счетчиклары, шулай ук Индивидуаль җылыту казаннары урнаштырылган. Быел Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестиция программасы Татарстан шәһәр һәм районнарында гомуми мәйданы 438,3 мең кв. метр булган 7,8 мең фатирга исәпләнгән 165 йорт төзүне күздә тота.


25
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында 2019 елда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы 98,94%ка үтәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.   

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 21 ноябрьгә мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт эшләре 112 объектның 101 объектында тәмамланган. Калган 11 объектта эшләр дәвам итә.

Республикада ресурс үзәкләренә дә капиталь ремонт дәвам итә. 21 ноябрьгә пландагы 15 объектның 14сендә эшләр төгәлләнгән.

Татарстан авыл клубларын төзү буенча республика программасын гамәлгә ашыруны да дәвам итә. 22 ноябрьгә 16 объектта эшләр тәмамланган. Тагын 5 объектта эшләр бара, шул исәптән түбә ябу (2 объектта), эчке эшләр, ишек-тәрәзәләр кую, челтәрләр уздыру (3 объектта).

Мәдәни объектларга капремонт 21 ноябрьгә пландагы 40 объектта төгәлләнгән. Тагын 1 объектта эшләр дәвам итә.   

Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча блоклы-модульле пунктлар төзү дәвам итә. 22 объектта да эшләр бара.  

21 ноябрьгә Татарстан Республикасының халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча 31 учреждениесендә капиталь ремонт төгәлләнгән. 3 объектта эшләр дәвам итә. 

Муниципаль архивлар урыннарына капиталь ремонт эшләре пландагы 13 объектның берсендә генә калган.  

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төзүчеләрне барлык эшләрне дә сыйфатлы башкарырга өндәде. Ул ассызыклаганча, башкарылучы эшләргә катгый контроль ясалырга тиеш.  

Киңәшмә барышында Министрлык алдында торган агымдагы сораулар һәм атнага планнар каралды. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин милли проектларны үтәү, республика программаларын тормышка ашыру мәсьәләләрен билгеләде.  Торак тапшыру, күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасына, балалар бакчалары төзелешенә аерым игътибар юнәлтте. Исегезгә төшерәбез, 2019 елда 5 410 урынга исәпләнгән 26 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзелгән һәм файдалануга тапшырылган, шул исәптән 24 балалар бакчасы «Демография» милли проекты кысаларында өч яшькә кадәрге балалар өчен урыннар белән төзелгән. Ел ахырына кадәр «Демография» милли проекты кысаларында 960 урынга исәпләнгән тагын 4 балалар бакчасын файдалануга тапшыру планлаштырыла.


22
ноябрь, 2019 ел
җомга

«Иң яхшы мәдәният һәм спорт объекты проекты» номинациясендә «Казан» милли мәдәни үзәген реконструкцияләү җиңүче дип табылды. Беренче дәрәҗә Диплом һәм конкурсның призын эзләнүчеләрнең һәм проектчыларның Милли берләшмәсе президенты, Рәссәйнең халык архитекторы, Рәссәй Дәүләт премиясе лауреаты, академик Михаил Посохин кулыннан «Татинвестгражданпроект» ДУП белгече Биләл Зәйнетдинов алды. Бүген Мәскәүдә НОПРИЗ иң яхшы проектына VI Халыкара һөнәри конкурсына йомгак ясалды. Быел конкурска якынча 500 эш тәкъдим ителгән иде, шул исәптән Белоруссия, Кыргызстан, Казахстаннан. Исегезгә төшерәбез, «Казан» милли-мәдәни үзәге бинасында Милли китапханәнең китап саклагычын урнаштыру буенча проект документлары «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесенең проект институты тарафыннан эшләнгән һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланган. Бүгенге көндә объектта реконструкция эшләре бара, ул 2020 елның 3-нче кварталында тәмамланачак. Проект беренче һәм икенче катларда төрле заллар сыйдырышлы саклагычлар, уку зоналары урнаштыру күздә тотыла. Шулай ук бинада актлар залы, конференц-зал, күпфункцияле зал, индивидуаль һәм төркем дәресләре өчен кабинетлар, мастер-класслар уздыру өчен 3D-принтерлар белән остаханәләр булачак.

2019 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Казан шәһәре, Дзержинский ур., 10 йорт.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International