ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Масштаблы төзелеш, республика программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Татарстан үсеш алган төзелеш индустриясенә ия, бүгенге көндә ул Рәссәй Федерациясендә иң зурлардан санала. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, республиканың төзелеш тармагы 400 республика предприятие продукциясе белән тәэмин ителә. Ведомство башлыгы министрлык коллегиясенең йомгаклау утырышында билгеләп үткәнчә, соңгы 5 елда 71 предприятие файдалануга тапшырылган һәм модернизацияләнгән. ПСМ тарафыннан 2018 елда төяп җибәрелгән продукция күләме 34 млрд. сумга җитте, бу 2017 ел дәрәҗәсенә карата 103% тәшкил итә. Татарстан Идел буе төбәкләре арасында Идел буе федераль округында төзелеш эшләре күләме буенча беренче урында – 28,6%, халык саны 13,2% булганда.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгының йомгаклау коллегиясендә  2014 - 2018 еллар эчендә күп фатирлы йотларга капремонт буенча 20дән артык норматив хокукый акт кабул ителде, дип сөйләделәр.

Татарстанда 10 ел эчендә тулаем 5 мең 91 лифт җиһазы ремонтланды һәм алмаштырылды, 7,5 млн.кв. метрдан артык түбә, 14 млн. кв. м фасад, 10 мең 664 йорт ремонтланган, суммасы 58 млрд.847 млн. сум, шулардан 10 млрд 551 млн. сумы – федераль акчалар. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2018 ел нәтиҗәләренә һәм 2019 ел бурычларына багышланган коллегиясе утырышнда катнаша. 

Чара Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында уза. 

Утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин мобиль котельняны карадылар һәм "Инжиниринг үзәге" укыту лабораториясендә булдылар. 

Шулай ук Татарстан Президентына Төзелештә инженер системалары үзәге турында сөйләделәр. 

Искәртик, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы “Рәсми Татарстан” сайтында онлайн режимда трансляциялә.

Чарада "ТКХ реформалаштыруга ярдәм итү фонды" дәүләт корпорациясе генераль директоры Константин Цицин, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башка рәсми затлар катнаша. 

Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә беркетелгән Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Ютазы районнарында 2018 елда инспекция инспекторлары тарафыннан торак фонды буенча уздырылган планнан тыш тикшерүләр барышында 2905,44 мең кв.м. мәйданлы 475 торак йорт каралды. Тикшерүләр барышында торак фондын техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләре, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү дәрәҗәсе һәм режимы бозылуның 779 очрагы ачыкланды. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче компанияләргә һәм физик затлар адресына 497 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 99 беркетмә төзелде, шул исәптән: юридик затларга – 4, вазыйфаи затларга – 36, физик затларга – 50. Гомуми 32 000 сумлык штраф санкцияләре белдерелде. Фактта штрафларның 391500 сумы түләнде.


16
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы “Рәсми Татарстан” сайтында онлайн режимда трансляцияләнәчәк. Утырыш Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2018 ел нәтиҗәләренә һәм 2019 ел бурычларына багышлана.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм итү фонды” генераль директоры Константин Цицин катнашачак.

Бу чара иртәгә, 17 гыйнвар көнне, Казан Дәүләт архитектура-төзелеш университеты территориясендә үтәчәк. Башлана - 14.00 сәгатьтә. 

Онлайн трансляцияне сылтама буенча карарга була.

"Салават Күпере» торак комплексында Наил Йосыпов урамы буенча 3 номерлы 340 фатирлы йортка (8-4 төзелеш номеры) яшәүчеләр күченде. Фатир ачкычларын социаль ипотека республика программасында катнашучылар — бюджет оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре алды. Техник заказчы - Казан Башкарма комитетының Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе, подрядчы — «Ак Таш»ҖЧҖ. 18 катлы торак йортта бер подъезд, фатирларның гомуми мәйданы 20,3 мең кв. м. тәшкил итә. Яңа төзелештәге барлык фатирлар да яшәргә тулысынча әзер, электр плитәләре, су чистарту фильтрлары, су, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары, җылылык регуляторлары һәм янгын белдерүчеләре белән җиһазландырылган. Яңа йортка күчү тантанасына гаиләләре белән уннарча булачак күченүчеләр, шулай ук рәсми затлар килгән иде.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча яңа системаны гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен «Кайнар линия» оештырылган.

Телефон: (843) 231-14-10.


15
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Рәссәй Федерациясе Хөкүмәте карары белән (2018 елның 26 декабрендәге 1683 номерлы) 2018 елның 1 июленә кадәр яисә аннан соң төзелешкә рөхсәт алган төзүче эшчәнлегенең финанс тотрыклылыгы нормативлары расланды. Нормативларны исәпләү төзүче тарафыннан Рәссәй Финанс министрлыгы белән килешү буенча расланган Тәртип нигезендә башкарыла. Төзүченең йөкләмәләрне тәэмин итү нормативлары һәм акчаларны максатчан файдалану буенча эшчәнлегенең финанс тотрыклылыгын бәяләү квартал саен гамәлгә ашырыла.

Белешмә: Документ "күпфатирлы йортларны һәм башка күчемсез милек объектларын өлешләп төзүдә катнашу турында һәм Рәссәй Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү хакында һәм Рәссәй Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында"2018 елның 1 июлендәге 175-ФЗ номерлы Федераль закон нормаларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән. "Төзүче эшчәнлегенең финанс тотрыклылыгын бәяләү нормативлары турында "2006 елның 21 апрелендәге 233 номерлы РФ Хөкүмәте карары үз көчен югалткан дип танылды.


14
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Әлмәт шәһәрендә булды. ТР Хөкүмәте башлыгы ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының күп фатирлы торак йортлар төзелешенең барышын тикшерде. Аны ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов озата йөрделәр.

Төзелеш мәйданчыгында агымдагы эш барышы һәм алга таба объектлар төзелешен төгәлләү эшләре турында фикер алыштылар.

Бүгенге көндә 22 позициядә үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итү системасы тоташтырылган, эчке эшләр бара. Алексей Песошинга бүгенге көндә агымдагы елның 2 кварталында торак йортларны файдалануга тапшыру өчен бөтен көчләрен куюларын хәбәр иттеләр.

Алга таба Алексей Песошин һәм Ирек Фәйзуллин шәһәрнең чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча эшләрнең барышы белән таныштылар. Узган ел район шәһәрнең чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча 2018 -2020 елларга федераль инвестицион программага кергән. Чистарту корылмаларын реконструкцияләү алты этапта планлаштырылган. Эшләр дәвам итә. Объектта бүгенге көндә 117 кеше эшли.

Очрашу тәмамланганда Алексей Песошин төзелеш һәм объектларны  реконструкцияләү өчен җаваплы кешеләрне темпны арттырырга һәм эшнең сыйфатына аерым игътибар итәргә чакырды.

Татарстан Республикасында 2019 елда төзелеш һәм капиталь ремонт өлкәсендә 40 республика программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла – бу 38 озак сроклы программа һәм ике быелгы программа.

Бүген бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ минстры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International