Татарстан Республикасы Лениногорск районының Туктар Урдаласы авылында модульле технология буенча төзелгән яңа фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды. Яңа бинада салкын һәм кайнар су системасы тоташтырылган. Шулай ук ФАП мебель һәм заманча медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән. Яңа медицина учреждениесе Туктар Урдаласы авлыныда яшәүче 485 кешегә хезмәт күрсәтәчәк.
Regulation.gov.ru Порталында 2019 елның 8 февраленә кадәр Рәссәй Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 23 декабрендәге 1452 номерлы «Рәссәй Федерациясе Хөкүмәте карарына үзгәрешләр кертү турында» карары проектлары һәм «Төзелешнең смета бәясен үзгәртүнең фаразланган индексларын исәпләү методикасын раслау турында» Рәссәй Төзелеш министрлыгы боерыгы буенча гавами фикер алышу уза. Шулай ук проект һәм тикшеренү эшләренең бәясен үзгәртү индексларын исәпләү кагыйдәләрен аныклау планлаштырыла.
Мәгълүмат-консультация төркеме Тәтеш шәһәрендә һәм Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Олы Тархан авыл җирлегендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтте. Чарада ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлык юридик бүлеге белгече Л.А.Әхмәтҗанова катнашты.
Нурлат шәһәрендә хезмәтне саклау буенча киңәшмә узды. Очрашуның төп темасы: "төзелештә хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре". Семинарда Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары И.С.Гимаев, Нурлат районы администрациясе башлыгы А.С.Ахметшин, төзелеш тармагында хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары, Республиканың төп белем бирү оешмалары, җитәкчеләр, башкарма комитетларның хезмәтне саклау буенча җаваплы затлар һәм башкалар катнашты. Очрашу барышында семинарда катнашучылар һәм кунаклар төзелеш тармагында хезмәтне саклау торышы һәм җитештерү травматизмын киметү юллары турында фикер алыштылар.
Конкурс катнашучыларның 5 категориясе буенча күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмалар арасында үткәрелә:
категория-150 мең кв. метрга кадәр торак фондына хезмәт күрсәтүче оешмалар;
категория- 150-300 мең кв. метрлы торак фондына хезмәт күрсәтүче оешмалар;
категория-300 дән 750 мең кв. метрга кадәр торак фондына хезмәт күрсәтүче оешмалар;
категория-750 мең кв. метрдан 1500 мең кв. метрга кадәр торак фондына хезмәт күрсәтүче оешмалар;
категория-1500 һәм меңнән артык кв. метр торак фондына хезмәт күрсәтүче оешмалар;
Конкурс материалларын конкурс комиссиясенә 2019 елның 22 февраленә кадәр бирергә кирәк. Конкурс турында тулырак мәгълүматны www.srogkh-rt.ru сайтында яки телефон аша алырга мөмкин.
Быел 1 февральдән 9 августка кадәр Татарстан Республикасының иң яхшы сметчикына VI Республика конкурсы узачак. Конкурс төзелештә бәя кую һәм сметалы нормалаштыру өлкәсендә иң яхшы белгечләрне ачыклый, шулай ук смета эшендә белгечләрнең һөнәри әзерлегенә һәм эшчәнлегенең сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә. Конкурста катнашу шартлары: 2019 елның 1 февраленнән 15 апреленә кадәр гариза бирү; 1 тур (читтән торып) - 2019 елның 25 апреле; 2 тур (читтән торып) - 2019 елның 15 мае; 3 тур һәм катнашучыларны бүләкләү - 2019 елның 9 августы. Конкурс турында тулырак «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе сайтында: gosekspertiza-rt.ru
2018 елда Чистай ЗТИ тарафыннан Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас һәм Чистай районнарында уздырылган планлы, планнан тыш тикшерүләр, инспекция тикшерүләрен уздыру кысаларында гомуми мәйданы 2432,79 мең квадрат метр булган 466 йорт каралды. Тикшерүләр барышында 1003 җитешсезлек очрагы ачыкланды, аларны бетерү өчен 401 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозу турында 32 беркетмә төзелде, гомуми 329600 сумлык штрафлар салынды, шуның 128600 сумы түләнде.
18 гыйнварга Татарстанда 86,7 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 3,6%ы. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә бу турыда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Татарстан Республикасында Россия буенча бер кешене торак белән тәэмин итү күрсәткече иң югары – 26,2 кв. м. Россия буенча уртача күрсәткеч - 25,2 кв. м. Бүген бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «ТКХны реформлаштыруга ярдәм күрсәтү фонды» ДК генераль директоры Константин Цицин һәм башкалар катнашты. Нотыгында Ирек Файзуллин хәбәр иткәнчә, Татарстанда соңгы 8 ел эчендә ел саен 2 млн.400 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган (2018 елда - 2 млн. 409,9 мең кв. м).
Республикада төзелеш эшләрендә 2 мең 384 оешма эшли, аларда 94 мең кеше эшли. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Төзелеш комплексы ышанычлы итеп экономиканың реаль секторлары локомотивы функцияләрен башкара. Гомуми региональ продуктта төзелеш комплексының тулай продукты өлеше фаразланган 7,2%, төзелештә мәшгульләр өлеше 4,5% тәшкил иткән. Төзелеш өлкәсендә зыянга эшләүче предприятиеләр өлеше бер ел эчендә 0,3 процент пунктка кимеде һәм 24% тәшкил итте.