Бүген ТКХ программаларын эксплуатация һәм гамәлгә ашыру идарәсе башлышы Илдус Насыйров җитәкчелегендә Ташкент өлкәсе хөкиме беренче урынбасары Кобил Хамдамов җитәкчелегендәге Үзбәкстан Республикасыннан килгән делегация белән очрашу булды. Очрашуның максаты- торак-коммуналь хуҗалыгы өлксендә татарстан тәҗрибәсен алу, аерым алганда, кунакларның зур кызыксынуы күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү оештыруына юнәлгән иде. Дус республикасы вәкилләре Татарстанның торак-коммуналь хуҗалык системасы электрон ресурсларын оештыру һәм эшләтү буенча уңышлы тәҗрибәсе белән таныштылар. Очрашу барышында кунакларга республикада төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык тармагы һәм 2017 елда гамәлгә ашырылган программалары турында фильм-презентация күрсәттеләр. Чара тәмамланганнан соң делегация башлыгы Татарстан коллегаларына кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде һәм арытаба да хезмәттәшлеккә өмет белдерде.
25 май көнне Татарстан башкаласында Киров һәм Мәскәү районнары идарәче компания, ТКХ өлкәсендәге иҗтимагый контроль Төбәк Үзәге белән берлектә, Халыкара «Күршеләр Көнен» уздырдылар. Чара "Белемле кулланучы мәктәбе" проекты кысаларында узды. Батыршин һәм Серов урамнары буйлап тирә-юньдәге йортларның халкын һәм гади бәйрәм кунакларын күршеләрне таныштыруга һәм дуслаштырырга тиеш дип танылган, киң күңел ачу программасы көтте.
Татарстан Республикасында 2018 елның 25 май көненә 1 млн. 73,8 мең кв. метр сафка кертелгән, бу планның 44,7 % тәшкил итә, ягъни узганелга караганда 119 %. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
«Халык тану-2018» журналистика осталык конкурсына гаризалар кабул итү тәмамланганчы дүрт көн калган. II кварталында 2018 елның 23 февраленнән 27 маена кадәр ММЧда бастырылган, яки эфирга чыккан, шулай ук уку йорты кәгазьләрендә (сайтларында) бастырылган язмалар, телевизион сюжетлар, мәгълүмати, аналитик һәм яңалык материаллар кабул ителә.
Казанда 25 май көнне "Белемле кулланучы мәктәбе" проекты кысаларында «Күршеләр көне» бәйрәме үтәчәк. Чарада Батыршин һәм Серов урамнары буйлап тирә-юньдәге йортларының 500дән артык халкы катнашачак. 8 июнь көнендә «Күршеләр көне» «Харовое Күле» экопаркы кунаклар өчен узачак. Мәйданчыкларда оештырылачак бәйрәм чаралары, балалар өчен конкурслар, музыка, аниматорлар, аквагримерлар. Әйтергә кирәк, Татарстанда елдан-ел акциядә катнашучы халык, идарә компанияләре, торак милекчеләре ширкәтләре, торак-төзелеш кооперативлары саны арта гына бара.
2018 елның 24 май көнендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов, Стратегик инициативалар Агентлыгы яңа проектларны алга этәрү буенча генераль директоры С. В. Чупшева белән бергә, Петербург халыкара икътисадый форумында стратегик инициативалар сайтын (http://i.tatarstan2030.ru/) җибәрде . Сайтта һәр теләгән кеше Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеше Стратегиясенә (алга таба - 2030 Стратегиясе) үзгәрешләр кертү буенча үз инициативасын калдыра ала . Шул ук вакытта теләсә нинди инициативаны бәяләргә мөмкин. Иң яхшы инициативалар 2030 Стратегиясенә керәчәкләр. Моннан тыш, шунда ук 2030 Стратегиясенең агымдагы редакциясе карарга, аның төп юнәлешләре, флагман проектлары белән, шулай ук мәгълүматлар тасмасында Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру өлкәсендә уздырылган чаралар белән танышырга мөмкин.
2018 елный 22 - 23 май көннәрендә Министрлык, Казан (идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе белән берлектә «Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә актуаль сораулар һәм проблемалар» программасы буенча төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрен алып баручы Чистай, Мамадыш муниципаль районнары, Алабуга һәм Яр Чаллы шәһәрләре башкарма комитетлары җитәкчеләренең яңа билгеләнгән урынбасарлары өчен стажировка үткәрелде. Министрлык хезмәткәрләре стажерлар алдында төзелеш, архитектура һәм торак - коммуналь хуҗалык өлкәсенең төп мәсьәләләре буенча чыгыш ясадылар.
Татарстанның 23 проект-гаризасы гавами яклауга тәкъдим ителгән – бу уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру иң яхшы проектлары Бөтенрәсәй конкурсының өченче этабы. Нәкъ менә шуның кадәр безнең республикадан бирелгән иде. Гаризалар арасында Алексеевск районы Биләр авылы, Лаеш, Алабуга, Бөгелмә, Баулы шәһәрләре һәм башкалар. Исегезгә төшерәбез, 17 гыйнварда Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр Форумы кысаларында Мәскәү өлкәсендә Коломнада2018 елда кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр төзекләндерү проектлар конкурсы үткәрү турында карар кабул ителде, проектны гамәлгә ашыруга Рәсәй Хөкүмәте 5 млрд. сум бүлеп бирәчәк. Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру проектлары Бөтенрәсәй конкурсында җиңүчеләр үз проектларын 2019 елның ахырына кадәр гамәлгә ашырырга тиеш булачаклар.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 2018 елның 18 май көнендә техник регламентлар һәм проект документлары таләпләргә туры килә торган ярашу турында (№82/р) бәяләмә Казан шәһәре Годовиков урамы буенча урнашкан торак йортына биргән. Йортның инвесторы-төзүчесе «ИСК «Варикус» ҖЧҖ. Техник заказчы - «СтройСервисКомплект» ҖЧҖ, подрядчысы –«СМТ-Строй» ҖЧҖ
Татарстанда 25 майга кадәр 14 балалар лагеренда капиталь ремонт төгәлләнә, быел әлеге программага 112 млн сум акча бүленгән. Бу хакта бүген балалар сәламәтләндерү лагерьлары сәфәрендә журналистларга Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының капиталь ремонт программасын тормышка ашыру бүлеге җитәкчесе урынбасары Шамил Фәйзетдинов җиткерде. Республика программасы буенча быел Биектау районында урнашкан « Чайка» балалар лагеренә яңа бер катлы агач корпусы төзелешенә 9 миллион сум, һәм ашханә капиталь ремонтына8 миллион сум бүлеп бирелде. Эшне «Ремонтстройсервис» ҖЧҖ башкарды. Җәй көне лагерь меңнән артык бала кабул итәргә планлаштыра. Яңа корпус 9 бүлмәдән тора һзм 40 кеше яшәвенә исәпләнгән. Беренче смена инде 13 июнь көне башлана. Бу хакта журналистларга лагерь директоры Светлана Дурандина сөйләде. «Бездә инде быел сменада 300 бала, барлыгы 4 смена булачак. Резервта тагын 200 гә якын егет-кыз, теләүчеләр бик күп. Смена 18 көн бара. Түгәрәкләр үзебез үткәрәбез, иҗат вожатыйларны гына алабыз »,— дип сөйләде Дурандина