Татарстан – Төркия: төзелеш өлкәсендә үзара хезмәттәшлек

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

Төркия бизнесы вәкилләре: «Гюрсой Груп», «Кальон Холдинг», «Танрыверди Холдинг» компанияләре һәм ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында фикер алыштылар. Төзелеш өлкәсендә үзара хезмәттәшлек очрашуда төп тема булды. Бизнес-делегация Татарстан белән уртак хезмәттәшлек өчен Төркия ягын аеруча кызыксындырган, кайбер перспектив юнәлешләр билгеләде,. Компанияләр төрле авырлыклы объектларны төзегәндә генераль подрядчы буларак гына түгел, ә девелопера һәм инвестор сыйфатында да чыгыш ясарга әзер. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы урынбасары –Татарстан Республикасы Баш архитекторы Владимир Кудряшев делегациягә республиканың шәһәр төзелеше бурычлары турында, шәһәр инфраструктурасын реконструкцияләү һәм үстерү системалары турында, мәдәни мирас объектларын саклап калу, файдалану һәм популярлаштыру чаралары турында сөйләде. «Татарстанда инвесторлар өчен кирәкле һәм уңай шартлар бар, Төркия инвесторлары өчен дә. Уңай инвестицион мохит Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның күп кенә сораулар чишүендә шәхси катнашу нәтиҗәсендә формалашты. Бу инвестицияләрне арттыру өчен нигез тудыра, шул исәптән Төркия ягыннан да», - дип ассызыклады Владимир Кудряшев. Чара тәмамланганнан соң Төркия делегациясе Татарстан коллегаларына эчтәлекле сөйләшү өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба да хезмәттәшлеккә өмет белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International