ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2018 ел
җомга

Бүген бер ел дәвамындагы төзекләндерү эшләреннән соң Казан циркы тамашачыларга ишекләрен ачты. Татарстандагы күп балалы гиләләрдә 1500 бала тамаша карарга чакырылды. Тантаналы ачылу Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

"Капиталь ремонт тәмамлангач, без Казан циркының беренче тамашачылары үрнәк булган, олы гаиләләр булырга тиеш дигән карарга килдек. Гаилә - һәр ил нигезе ул, без сезнең белән горурланырга тиеш. Казан циркы бүген заман таләпләренә туры килә һәм янә сезгә ишекләрен ача", - диде ТР Президенты. 

"Кыска вакыт эчендә цирк кына түгел, ә бөтен комплекс, шул исәптән цирк мәктәбе капиталь төзекләндерелде", – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул ремонт эшләренә 1 миллиард сумга якын акча сарыф ителгәнен әйтте.

Цирк сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен, Казан дәүләт циркы коллективы Татарстан Президенты Рәхмәт сүзенә лаек булды.

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова барлык муниципаль районнардан 2 мең кеше чакырылганын, аларның 1523е балалар булуын белдерде. "Бу шәһәр халкына, балаларга зур бәйрәм. Һәммәбез дә күптәннән яңартылган циркны күрергә теләдек”, – диде. Тамашага күпбалалы, тәрбиягә бала алган гаиләләр чакырылуын әйтте.

Циркта башкарылган эшләргә күчсәк, “Татинвестгражданпроект” цирк бинасында ремонт-реставрация эшләре кысаларында, фәнни-тикшеренү эшләрен башкарган, проект-смета документациясен әзерләгән, интерьер дизайнын эшләгән. Бина интерьерын яңарту, әмма шул ук вакытта циркның эчке киңлегенең архитектур кыяфәтен мөмкин кадәр саклап калу бурычы куелган булган.

Интерьер тематикасы нигезендә – Арлекино костюмындагы орнамент, ягъни ромб төсле бизәк. Ромблы орнамент бар җирдә дә кулланылган: вестибюль, гардероб, фойе һәм тамаша залында да. Фойеда аттракционнар, буфет эшли һәм сувенирлар сатыла. Тамаша залы яктыртылып, төсләргә махсус эффект, динамика өстәлә. Мәсәлән, кызыл яктырткыч кушканда, кызыл ромблар юкка чыга, зәңгәрен кабызганда, зәңгәр ромблар югала.

Балаларга бәйрәм мохитен тудыру өчен, вестибюльдә клоун белән фотозона бар, гардеробта шарлар рәвешендә люстралар эленгән, баскыч сары төстә жираф рәвешендә эшләнгән. Цирк традицияләренә туры китереп, тамаша залында, нигездә, кызыл төс өстенлек итә. Рәтләр буенча тезелеп киткән утыргычлар куе һәм сыек көрән төстә ясалган.

Гомумән алганда, реставрация бүгенге көн нормаларын исәпкә алып үткәрелгән. Бинаның конструктив схемасы бу очракта алышынмаган. Санитар һәм янгынга каршы нормалар белән бәйле үзгәрешләр кертелгән. Вестибюль мәйданы зурайтылган, эчке витраж күчерелгән, өстәмә санузеллар куелган. Эчке ишекләр янгын куркынычсызлыгының заманча таләпләре нигезендә ясалган. Гөмбәз корылмасы ныгытылган, идән, түбән, гөмбәзнең эленмә корылмалары төзекләндерелгән, эчке якны ремонтлау буенча эш башкарылган.

Яңартылган циркка бүген, шулай ук, Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин килгән иде.


15
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

ТР Газлаштыру фонды биологик чистарту корылмаларны (БЧК) квалификацияле кадрлар белән тәэмин итәргә чакырды. Бу хакта фонды генераль директоры Җәүдәт Миннәхмәтов журналистларга Әлки районы Базарлы Матак авылында БЧК тапшыруы алдында белдерде. «Кызганычка каршы, чистарту корылмаларын мин үзем, җирлек башлыгы буларак, хезмәтлм, минем белгечләр юк, аларны укыту юк. Белем, һичшиксез, кирәк. Безнең водоканал өлгерә алмый, мин аңлыйм, бу бик кыен. Бүген шул ике — өч кеше, алар чистарту корылмаларында урнашкан — аларның тәҗрибәләре дә, эшләргә сәләтләре дә юк», — дип зарланды Никошин. «Чистарту корылмалары — бу-җитди эш, анда яхшы белгечләр эшләргә тиеш. Без инде өйрәтә башладык, ләкин монысына да акча юк, укыту түләүсез була алмый. Әйдәгез, ТР Президентына дирекцияне булдырырга, штатны бюджет белән тәэмин итәргз мөрәҗәгать ясыйк. Һәр районда кеше куярбыз, диспетчер Казанда булачак. Үзәкле дарә итәчәкбез һәм лаеклы хезмәт хакы тәэмин итәчәкбез», — дип сөйләде ТР газификация Фонды башлыгы.

24-27 апрель ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы Министрлыгы ярдәме белән «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә "ВолгаСтройЭкспо" 23-халыкара махсуслашкан күргәзмә узачак. «ВолгаСтройЭкспо» күргәзмәсе нәтиҗәле эшлекле мәйданчык булып тора, ул әйдәп баручы җитештерүчеләрнең һәм төзелеш комплексы сатучылары яңа эшләнмәләре белән танышырга, сату базарларын киңәйтергә, яңа товар белән тәэмин итүчеләр табарга, коллегалары белән төзелеш тармагын үстерү актуаль мәсьәләләре турында фикер алырга, бизнес-партнерлык җайга салырга һәм элемтәләрне ныгытырга мөмкинлек бирә. Тулырак мәгълүматны сылтама буенча алырга була.


14
март, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген IT-парк мәйданында 2019-2022 җәмәгать тирәлекләрен төзекләндерү буенча яшәүчеләрнең гомумреспублика сораштыруна багышланган матбугат конференциясе узды. Спикерлар сыйфатында чыгыш ясадылар – ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Алексей Фролов һәм ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман. Сораштыру иҗтимагый тирәлек сайлап алу өчен оештырылган – парклар, скверлар, мәйданнар, яр, урамнар һәм башка территорияләр, алар 2019 елда төзекләндереләчәк. Онлайн тавыш бирүдә барлык Татарстан Республика халкы катнаша ала. Татарстанда яшәүче һәр кеше бер тапкыр гына тавыш бирә ала. Алексей Фролов билгеләп үткәнчә, җәмәгать тирәлекләр үсеш программасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча 2015 елдан гамәлгә ашырыла. 2017 елда ул милли проект булды: «Җәмәгать тирәлекләре халыкның уңайлы яшәвен формалаштыруда мөһим ролен башкара. Барлыгы 2015-2017 елларда 257 объект төзекләндерелгән һәм тагын 60 объектларын быел төзекләндерергә планлаштырыла». Онлайн-сораштыру төгәлләү 2018 елның 20 май көнендә планлаштырыла, ә тавыш бирү нәтиҗәләрен ясау - 2018 елның 20 июнь көнендә. Тавыш бирү тәмамлангач, билгеле булачак, Татарстан халкы фикеренчә нинди территорияләрә иң өстенлекле дип санала - алар 2019 елның төзекләндерү өчен объектлар исемлегенә кертеләчәк. Калган җәмәгать тирәлекләре 2020-2022 еллар исемлегенә, шулай ук халык формалаштырган рейтингы нигезендә, биреләчәк. Әйтергә кирәк, Казан халкы шәһәрнең һәр районы буенча иҗтимагый тирәлек сайлый ала.

Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Чистайда «Ак Кремль» сыра заводы төзелеш мәйданчыгында булды. «Татспиртпром» АҖ генераль директоры Ирек Миннахметов һәм Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов белән бергә алар заводының төзелеп килүче җитештерү цехларын һәм складларын карадылар. «Татарстанда, гомумән, Рәссәйдә дә, мондый заводлар Һәр көнне төзелми. Кыска вакыт эчендә төзүчеләр һәм «Татспиртпром» җитәкчелеге масштаблы эшне башкардылар. Төзелеш тәмамлангач - бу Рәссәйдә иң заманча завод булачак», - дип билгеләп үтте министр. Исегезгә төшерәбез, «Ак Кремль» сыра заводын «Чистай» индустриаль паркының гомуми мәйданы 153 мең кв. м артык мәйданчыгында 2017 ел июнь аенда төзи башладылар. Заводны төзүгә контрактны «Юнионстрой плюс» компаниясе алды. Заводның проект егәрлеге елга 10 млн. декалитр ел киңәйтү мөмкинлеге белән тәшкил итәчәк. Заводта якынча 400 эш урынын булдыру планлаштырыла. Заводта үз брендлары сыра, шул ук вакытта, Kaltenberg һәм Konig Ludwig маркалары бавария патша сырасы булачак.

Бүген Лаешта биологик чистарту корылмаларын масштаблы реконструкциядән соң җибәрделәр. Объектта соңгы ремонт эшләре 1989 елда үткәрелде. Чарада экология министры Александр Шадриков, ТР Газлаштыру фонды директоры Җәүдәт Миннәхмәтов һәм Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев катнаштылар. Объектын проект егәрлеге тәүлегенә 450 куб. м су тәшкил итә. Хәзер канализация суларын табигый сулыкка түгү алдында бу аларга берничә чистарту этапларын узарга туры киләчәк. Пычрак су махсус бактерия ярдәмендә биологик чистартуга ирешле. Нәтиҗәдә, ул 95 – 98 процентка чистартыла. Лаеш районы башлыгы сүзләренә караганда, объектның икенче чиратын төзү күздә тотыла. Якын көннәрдә шулай ук, реконструкциядән соң файдалануга тапшырылачаклар Тарловка, Базарлы Матак һәм Мамадыш чистарту корылмалары. 2018 елда республика бюджетыннан 167 млн. сум Бөреле, Яңа чишмә, Балык Бистәсе, Буа һәм Карабаш БЧКлары капиталь ремонтына бүлеп бирелгән.


13
март, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында 2008 елдан алып 2017 елга кадәр вакытында капиталь ремонт финанслау күләме 53,08 млрд. сум җитте. Бу хакта бүген Татарстан республикасы Хөкүмәте утырышында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Программа гамәлдә булу вакытында 14 мең 711 йорт капиталь ремонты үткәрелде, дип хәбәр итте министрлык җитәкчесе. 2017 елда, Фәйзуллин сүзләренчә, түбә җылыту белән ремонт эшләре суммасы 1 миллиард сумнан артык 426 күпфатирлы йортларында башкарылды. Энергия саклау материаллар һәм технологияләр кулланып фасадлар ремонтлау 427 күпфатирлы йортта үткәрелгән. «Бу җылы өчен түләүләр үзгәртүен китерәчәк, һәм, гомумән әлеге торак йортларда экономия башланачак», — дип ассызыклады ТР Төзелеш министрлыгы җитәкчесе.

Күпфатирлы йортлар белән идарә итүне лицензияләү тармак эшләре торышын шактый уңайтты. Шулай дип, Татарстанның икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек Дәүләт советы Комитеты рәисе Марат Галиев саный. Бүген ТР икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык ДС Комитеты һәм «Рәсәй Федерациясе гражданнарын һәркем алырлык һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» дәүләт программасының гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча Комиссиясе утырышында депутатлар күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендәге лицензион контрольлек нәтиҗәлелеген арттыру турында фикер алыштылар. Доклад белән чыгыш ясаганнар: ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов һәм Татарстан Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов.


12
март, 2018 ел
дүшәмбе

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин SIYUM Халыкара архитектура һәм дизайн инвестицион форумында катнашты, ул форум Татарстан башкаласында бөтен дөньядан архитекторлар, дизайнерлар һәм урбанистлар җыйган. Чарада шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Төзелеш министрлыгы башлыгы Михаил Мень булдылар. Форум белем бирү программасы эченә биш юнәлеш буенча сессияләр кертте: шәһәр төзелеше һәм архитектура, дизайн, HoReCa, шәхси бренды, креатив индустриясе. Өч көн дәвамында Казанда мәйданчыкта 30 дан артык лекцияләр һәм мастер-класслар уздырылган. Форумда 10 илдән 50 спикерлар катнашты. Форсайт-сессия катнашучылары чит ил экспертлар һәм кунаклар, шулай ук танылган россия архитекторлар һәм дизайнерлар булдылар. Шулай итеп, «Шәһәрләр тарихи мирасын үстерү» эшче төркеме уртаклашуында актив катнаштылар Бөтенрәссәй тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Татарстан Республика бүлеге рәисе урынбасары Фәридә Забирова, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь министры киңәшчесе Николай Васильев һәм башкалар.

Татарстанда җәмәгать урыннарын үстерү программасын тормышка ашырган соңгы ике елда 184 парк һәм яр буе төзекләндерелде. Җәмәгать урыннарын үстерү программасы 2015 елдан тормышка ашырыла. 2017 елда 68 парк, сквер һәм яр буйлары төзекләндерелде. Бу эшләргә 3 миллиард 45 миллион сум акча китте. 2018 елда 60 объектны төзекләндерү планлаштырыла. Татарстан бюджетыннан - 2 миллиард сум, ә федераль бюджеттан 655,108 миллион сум күләмендә акча бүлеп биреләчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International