Татарстанның 23 гаризасы уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру иң яхшы проектлары конкурсфның өченче этабына үтте

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Татарстанның 23 проект-гаризасы гавами яклауга тәкъдим ителгән – бу уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру иң яхшы проектлары Бөтенрәсәй конкурсының өченче этабы. Нәкъ менә шуның кадәр безнең республикадан бирелгән иде. Гаризалар арасында Алексеевск районы Биләр авылы, Лаеш, Алабуга, Бөгелмә, Баулы шәһәрләре һәм башкалар. Исегезгә төшерәбез, 17 гыйнварда Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр Форумы кысаларында Мәскәү өлкәсендә Коломнада2018 елда кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр төзекләндерү проектлар конкурсы үткәрү турында карар кабул ителде, проектны гамәлгә ашыруга Рәсәй Хөкүмәте 5 млрд. сум бүлеп бирәчәк. Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру проектлары Бөтенрәсәй конкурсында җиңүчеләр үз проектларын 2019 елның ахырына кадәр гамәлгә ашырырга тиеш булачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International