Татарстанда яңартылган «Чайка» лагере җәй көне меңнән артык бала кабул итәчәк

2018 елның 22 мае, сишәмбе

Татарстанда 25 майга кадәр 14 балалар лагеренда капиталь ремонт төгәлләнә, быел әлеге программага 112 млн сум акча бүленгән. Бу хакта бүген балалар сәламәтләндерү лагерьлары сәфәрендә журналистларга Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының капиталь ремонт программасын тормышка ашыру бүлеге җитәкчесе урынбасары Шамил Фәйзетдинов җиткерде. Республика программасы буенча быел Биектау районында урнашкан « Чайка» балалар лагеренә яңа бер катлы агач корпусы төзелешенә 9 миллион сум, һәм ашханә капиталь ремонтына8 миллион сум бүлеп бирелде. Эшне «Ремонтстройсервис» ҖЧҖ башкарды. Җәй көне лагерь меңнән артык бала кабул итәргә планлаштыра. Яңа корпус 9 бүлмәдән тора һзм 40 кеше яшәвенә исәпләнгән. Беренче смена инде 13 июнь көне башлана. Бу хакта журналистларга лагерь директоры Светлана Дурандина сөйләде. «Бездә инде быел сменада 300 бала, барлыгы 4 смена булачак. Резервта тагын 200 гә якын егет-кыз, теләүчеләр бик күп. Смена 18 көн бара. Түгәрәкләр үзебез үткәрәбез, иҗат вожатыйларны гына алабыз »,— дип сөйләде Дурандина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International