2018 елның 16 мартында актлар залында КДАТУ студентларының "Татинвестгражданпроект" ДУП җитәкчелеге белән очрашуы булды. Очрашу максаты "Татинвестгражданпроект" стипендиясенә Конкурсын тәкъдир итү булды, аны беренче тапкыр ТР баш территориаль проект-эзләү һәм фәнни-булдыру фирмасы Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары өчен ясады. Стипендиягә Конкурс талантлы студентларының иҗади потенциалын һәм һөнәри үсешен тормышка ашыру өчен системалы һәм озак сроклы ярдәм максатында ел саен үткәреләчәк.
Тулырак мәгълүмат һәм конкурс турында Нигезләмә 2018 елның 19 мартында tigp.ru сайтында урнаштырылачак. Конкурска гаризалар кабул итү - 2018 елның 19 мартыннан 12 апреленә кадәр түбәндәге электрон адрес буенча: konkurs@tigp.ru.
2018 елның 20 мартында КДАТУ Гыйльми советының утырышлар залында "АК БАРС Девелопмент" "Лидерлар һәм талантлар" стипендия программасы кысаларында республика конкурсына йомгак ясалды һәм җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү булды. Исемле стипендиясен яулаулары белән бер үк вакытта компания җиңүчеләргә «Ак Барс Девелопмент» компанияләре төркеменә керүче бер предприятиеләрендә практика узу мөмкинлеген бирә, ә аны яхшы тәмамлагач, уку йортының яшь белгечләре даими рәвештә эш турында тәкъдим алачаклар.
Хәзерге вакытта Татарстан халкын барыннан да элек счет-фактуралардагы җылылык өчен исәпләнгән сумма һәм торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты борчый. Быел ТР торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә Төбәк иҗтимагый контроль үзәгенә нәкъ менә шундый мөрәҗәгатьләр даими рәвештә килә. Бүген әлеге үзәкнең башкаручы директоры Дмитрий Романов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгы тармагындагы киеренкелекне бетерү максатыннан кайнар линия (236-29-97) эшли.
Шулай ук Төбәк иҗтимагый контроль үзәгендә күпфатирлы йорт милекчеләрен әлеге мәсьәлә буенча кабул итү оештырылган.
2018 елның 12-16 март көннәрендә Түбән Новгород дәүләт архитектура-төзелеш университетында (ТНДАТУ) «Төзелеш теплофизикасы (теплотехника)» дисциплинасы буенча Бөтенрәсәй студент олимпиадасының йомгаклау (гомумрәсәй) этабы узды. Олимпиада беренче тапкыр узды, әмма анда Рәсәй Федерациясе югары уку йортларының төрле белгечлекләрдән иң көчле студентлары катнашты: КДАТУ, СПбДАТУ, ТНДАТУ һәм КУДАУ. Беренче этапта егетләр 4 сәгать эчендә «Төзелеш теплофизикасы» дисциплинасы буенча 5 авыр бурычларның хәл итәргә, аннары бер сәгать дәвамында 100 тест сорауларына җавап бирергә тиеш булганнар. Башкарылган бурычларны тикшерү нәтиҗәләре буенча, КДАТУның берсүзсез җиңүсе билгеле булды - студентлар бөтен югары, призлы урыннарын да алганнар. Студентларны Бөтенрәсәй олимпиадасында лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!
Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалыгы һәм тармак ветераннары!
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы исеменнән сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмнәрегез уңаеннан, торак-коммуналь хуҗалык көне һәм мәгариф тармакның Татарстанда 95 еллыгы белән котлыйм! Сезнең белән бергә без көн саен халыкның тормыш сыйфатын уңайтырга, торак-коммуналь хуҗалык идарәсендә заманча алымнар табарга, тармакта ачыклык ирешергә тырышабыз. Татарстанлылар йортларында рәхәт булдыру–безнең уртак бурыч. Кадерле дуслар, телим, сезгә һәрвакыт үзләренең оешма җитәкчеләре булышканын һәм халыктан рәхмәт, ярдәм тоерга. Авыр, ләкин игелекле эшегездә сезнең белән һәрвакыт киләчәккә ышаныч, бәхет, сәламәтлек һәм иминлек була. Рәхмәт хезмәтегез өчен, бәхет һәм иминлек сезгә һәм якыннарыгызга!
2018 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 256 тикшерү уздырылган. ТР ДТИ тарафыннан – 247 тикшерү, ТР ДХИ тарафыннан – 9. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 265 әгъзасына тикшерү уздырылган, Татарстан Республикасы Төзүчеләр бергәлеге тарафыннан – 96 тикшерү, Беренче Идел буе Төзелеш Берләшмәсе тарафыннан –169 тикшерү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Бүген Тарловка авылында суларны биологик чистарту станциясе ачылды. Ачу тантанасында Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов һәм «ТР Газлаштыру, энергия саклаучы технологияләр һәм инженерлык челтәрләрен үстерү Фонды» ДКУ генераль директоры Җәүдәт Миңнәхмәтов катнаштылар. Яңа объект тәүлегенә 150 куб. м су эшкәртүенә исәпләнгән. Сулар 4 тапкырлай чистартала. Ә "Үлгән суны" бактерияләр терелтә. Беренче сынаулары балыклар булды. Эшләр республика бюджеты хисабына алып барылган, һәм 5 ай эчендә үтәлгән. Объектта билгеләнгән корылмалар полипропилен һәм стеклопластик тарафыннан җитештерелде. Һәм иң мөһиме, биредә канализация исе сизелми. Ә бина үзе һәм проект өстәмә савытлар урнаштыру мөмкинлеген дә фаразлый, ул киләчәктә объектның егәрлеген арттырырга мөмкинлек бирә. Әлегә биологик чистарту корылмалары тәүлегенә 20 кубометр су эшкәртәләр.
Бүген бер ел дәвамындагы төзекләндерү эшләреннән соң Казан циркы тамашачыларга ишекләрен ачты. Татарстандагы күп балалы гиләләрдә 1500 бала тамаша карарга чакырылды. Тантаналы ачылу Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
"Капиталь ремонт тәмамлангач, без Казан циркының беренче тамашачылары үрнәк булган, олы гаиләләр булырга тиеш дигән карарга килдек. Гаилә - һәр ил нигезе ул, без сезнең белән горурланырга тиеш. Казан циркы бүген заман таләпләренә туры килә һәм янә сезгә ишекләрен ача", - диде ТР Президенты.
"Кыска вакыт эчендә цирк кына түгел, ә бөтен комплекс, шул исәптән цирк мәктәбе капиталь төзекләндерелде", – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул ремонт эшләренә 1 миллиард сумга якын акча сарыф ителгәнен әйтте.
Цирк сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен, Казан дәүләт циркы коллективы Татарстан Президенты Рәхмәт сүзенә лаек булды.
ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова барлык муниципаль районнардан 2 мең кеше чакырылганын, аларның 1523е балалар булуын белдерде. "Бу шәһәр халкына, балаларга зур бәйрәм. Һәммәбез дә күптәннән яңартылган циркны күрергә теләдек”, – диде. Тамашага күпбалалы, тәрбиягә бала алган гаиләләр чакырылуын әйтте.
Циркта башкарылган эшләргә күчсәк, “Татинвестгражданпроект” цирк бинасында ремонт-реставрация эшләре кысаларында, фәнни-тикшеренү эшләрен башкарган, проект-смета документациясен әзерләгән, интерьер дизайнын эшләгән. Бина интерьерын яңарту, әмма шул ук вакытта циркның эчке киңлегенең архитектур кыяфәтен мөмкин кадәр саклап калу бурычы куелган булган.
Интерьер тематикасы нигезендә – Арлекино костюмындагы орнамент, ягъни ромб төсле бизәк. Ромблы орнамент бар җирдә дә кулланылган: вестибюль, гардероб, фойе һәм тамаша залында да. Фойеда аттракционнар, буфет эшли һәм сувенирлар сатыла. Тамаша залы яктыртылып, төсләргә махсус эффект, динамика өстәлә. Мәсәлән, кызыл яктырткыч кушканда, кызыл ромблар юкка чыга, зәңгәрен кабызганда, зәңгәр ромблар югала.
Балаларга бәйрәм мохитен тудыру өчен, вестибюльдә клоун белән фотозона бар, гардеробта шарлар рәвешендә люстралар эленгән, баскыч сары төстә жираф рәвешендә эшләнгән. Цирк традицияләренә туры китереп, тамаша залында, нигездә, кызыл төс өстенлек итә. Рәтләр буенча тезелеп киткән утыргычлар куе һәм сыек көрән төстә ясалган.
Гомумән алганда, реставрация бүгенге көн нормаларын исәпкә алып үткәрелгән. Бинаның конструктив схемасы бу очракта алышынмаган. Санитар һәм янгынга каршы нормалар белән бәйле үзгәрешләр кертелгән. Вестибюль мәйданы зурайтылган, эчке витраж күчерелгән, өстәмә санузеллар куелган. Эчке ишекләр янгын куркынычсызлыгының заманча таләпләре нигезендә ясалган. Гөмбәз корылмасы ныгытылган, идән, түбән, гөмбәзнең эленмә корылмалары төзекләндерелгән, эчке якны ремонтлау буенча эш башкарылган.
Яңартылган циркка бүген, шулай ук, Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин килгән иде.
ТР Газлаштыру фонды биологик чистарту корылмаларны (БЧК) квалификацияле кадрлар белән тәэмин итәргә чакырды. Бу хакта фонды генераль директоры Җәүдәт Миннәхмәтов журналистларга Әлки районы Базарлы Матак авылында БЧК тапшыруы алдында белдерде. «Кызганычка каршы, чистарту корылмаларын мин үзем, җирлек башлыгы буларак, хезмәтлм, минем белгечләр юк, аларны укыту юк. Белем, һичшиксез, кирәк. Безнең водоканал өлгерә алмый, мин аңлыйм, бу бик кыен. Бүген шул ике — өч кеше, алар чистарту корылмаларында урнашкан — аларның тәҗрибәләре дә, эшләргә сәләтләре дә юк», — дип зарланды Никошин. «Чистарту корылмалары — бу-җитди эш, анда яхшы белгечләр эшләргә тиеш. Без инде өйрәтә башладык, ләкин монысына да акча юк, укыту түләүсез була алмый. Әйдәгез, ТР Президентына дирекцияне булдырырга, штатны бюджет белән тәэмин итәргз мөрәҗәгать ясыйк. Һәр районда кеше куярбыз, диспетчер Казанда булачак. Үзәкле дарә итәчәкбез һәм лаеклы хезмәт хакы тәэмин итәчәкбез», — дип сөйләде ТР газификация Фонды башлыгы.
24-27 апрель ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы Министрлыгы ярдәме белән «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә "ВолгаСтройЭкспо" 23-халыкара махсуслашкан күргәзмә узачак. «ВолгаСтройЭкспо» күргәзмәсе нәтиҗәле эшлекле мәйданчык булып тора, ул әйдәп баручы җитештерүчеләрнең һәм төзелеш комплексы сатучылары яңа эшләнмәләре белән танышырга, сату базарларын киңәйтергә, яңа товар белән тәэмин итүчеләр табарга, коллегалары белән төзелеш тармагын үстерү актуаль мәсьәләләре турында фикер алырга, бизнес-партнерлык җайга салырга һәм элемтәләрне ныгытырга мөмкинлек бирә. Тулырак мәгълүматны сылтама буенча алырга була.