Татарстан халкы җылылык өчен түләүнең суммасына ризасызлык белдерә

2018 елның 20 марты, сишәмбе

Хәзерге вакытта Татарстан халкын барыннан да элек счет-фактуралардагы җылылык өчен исәпләнгән сумма һәм торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты борчый. Быел ТР торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә Төбәк иҗтимагый контроль үзәгенә нәкъ менә шундый мөрәҗәгатьләр даими рәвештә килә. Бүген әлеге үзәкнең башкаручы директоры Дмитрий Романов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгы тармагындагы киеренкелекне бетерү максатыннан кайнар линия (236-29-97) эшли.

Шулай ук Төбәк иҗтимагый контроль үзәгендә күпфатирлы йорт милекчеләрен әлеге мәсьәлә буенча кабул итү оештырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International