2018 елның 20 мартында КДАТУ Гыйльми советының утырышлар залында "АК БАРС Девелопмент" "Лидерлар һәм талантлар" стипендия программасы кысаларында республика конкурсына йомгак ясалды һәм җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү булды. Исемле стипендиясен яулаулары белән бер үк вакытта компания җиңүчеләргә «Ак Барс Девелопмент» компанияләре төркеменә керүче бер предприятиеләрендә практика узу мөмкинлеген бирә, ә аны яхшы тәмамлагач, уку йортының яшь белгечләре даими рәвештә эш турында тәкъдим алачаклар.