ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында 2019-2022 елларда төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләре сайлау буенча тавыш бирү дәвам ителә. Яңа сервис «Халык сораштыру » бүлегендә һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтада бар. Респондентларга төзекләндерү приоритеты билгеләү өчен объектларның исемлегенә кертелгән 200 дән артык җәмәгать киңлекләрен тәкъдим ителде. Онлайн тавыш бирүдә ала Татарстан Республикасының барлык халкы катнаша ала. Тавыш бер мәртәбә генә бирергә була. Туплаган Иң күп тавыш туплаган территорияләрне 2019 елда төзекләндерү объектлары исемлегенә кертәчәкләр. Калган җәмәгать киңлекләре 2020-2022 елларга бүләнәчәкләр.

Без конкурста барлык катнашкан кешеләргә рәхмәтебезне җиткерәбез: үз эшләре белемнәрен, сәләтләрен, сыйфатларын, талантын салган барлык катнашучыларга һәм номинантлар өчен тавыш бирүче һәм аларны хуплаган кешеләргә.


24
март, 2018 ел
шимбә

ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә 2018 елда күп фатирлы торак йортларны капремонтлау программасын гамәлгә ашыруның барышы турында ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.


23
март, 2018 ел
җомга

Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру буенча өстенлекле проектын тормышка ашыру буенча төбәкләргә-лидерларга төзекләндерүгә бонус акча бүлеп бирелгә мөмкин була. Бу максатларга 2017 елда өстенлекле проектын тормышка ашыру барышында калдырылган акча юнәлдерергә планлаштырыла - ул якынча 1,3 млрд. сум. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень 21 мартта журналистлар белән очрашканда хәбәр иткән. Рәссәй Төзелеш министрлыгы тәкъдиме нигезендә, уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру буенча өстенлекле проектының сарыф ителмәгән акчаларын проектны үтәү буенча рейтингы лидерлары арасында бүләргә планлаштырыла. Беренче урынны бүлгәннәр Мәскәү өлкәсе һәм Татарстан Республикасы, икенче урынны алды Чечен Республикасы, өченчене - Красноярск крае, дүртенче урында - Амур һәм Свердловск өлкәләре, лидерлар бишлеген йомгаклый Ленинград өлкәсе»,- диде Михаил Мень.

Бүген, 2018 ел 23 мартында Түбән Новгородта Идел буе Федераль округында Рәссәй Федерациясе Президенты Вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Идел буе Федераль округы Советы утырышын үткәрде.  Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов катнаштылар. Фикер алышу өчен тема - Идел буе Федераль округы төбәкләрендә торак төзелеше базары үсеше мәсьәләләре булдылар. Михаил Бабич әйтүенчә, торак төзелешен үстерү, ипотекага кредит бирүне стимуллаштыру, күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлауны ныгыту, аз катлы төзелешкә ярдәм— бу барлык чаралар киләсе икътисади чорда илебез үсешенең этәргече, президенты карарларын үтәү буенча программасы нигезе булачак. Утырышта шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень, Идел буе Федераль округы төбәкләре башлыклары, Федераль Җыелышы вәкилләре, федераль башкарма хакимият органнары округ территориаль органнары һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре.


22
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Мәгълүмат-консультация төркеме Татарстан Республикасының Әлки муниципаль районы Иске Салманское һәм Түбән Әлки авылларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтте.Чарада ТР  Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлык юридик бүлеге белгече Л.А.Әхмәтҗанова катнашты.

22 мартта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы Министрлыгында  төзелеш комплексын һәм төзелеш материаллары сәнәгатен үстерү буенча фәнни-техник советы узды. Чараны төзелеш министры урынбасары Илшат Гимаев ачты. Ул әлеге очрашуның әһәмиятен билгеләп үтте, чөнки хәзерге вакытта Татарстан Республикасында ремонт таләп итүче биналарны аз түгел. Вакыт узганнан соң һәм төрле факторлар йогынтысында биналар элементлары начарлана, картая һәм тиешле таләпләрне үтәми башлыйлар. Шуның белән конструкцияләр үзенең ышанычлылыгын югалталар, аларның эстетик йөзе начарлана. «Татарстан Республикасы төзелеш комплексының иң приоритетлы үсеш юнәлешләренең берсе - җитештерелә торган материалларның инновацион өлешен арттыру, заманча ресурс - һәм энергия саклаучы материалларны җитештерү һәм куллану булып тора», - диде профиль министрлыгы урынбасары.


21
март, 2018 ел
чәршәмбе

20 мартта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы Министрлыгында "Безнең Татарстан" VIII Республика яшьләр форумының турыдан-туры этабы узды. Проектларны бәяләүдә экспертлар арасында катнашкан ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Төзелеш Министрлыгы вәкилләре, архитектура һәм дизайн Институты директоры Карина Нәбиуллина, «АСК «ЭСФОЭС Архитектс» ҖЧҖ директоры Ринат Гарипов, «Безнең Татарстан» Республика яшьләр форумының башкарма директоры Мария Крюкова. Туры этабы шуны күрсәтте: катнашучылар саны елдан-ел арта, алар тәкъдим ителгән эшләрнең арасында бик күп креатив идеяләр, алар кешеләрнең тормышын яхшыртырга ярдәм итә алалар. Әлеге экспертлар бәясенә 13 проект тәкъдим ителде. Иң яхшылары: Максим Белов ясаган «Казан шәһәрендә Бутлеров җәяүлеләр урамы дизайн-концепциясе», Кирилл Голубятников ясаган «160 Автомобиль өчен парковка», Наталья Орлова ясаган «Менделеевск шәһәре функциональ-әйләнә-тирә реорганизациясе, көнбатыш районын планлаштыру һәм юл картасын эшләү белән бергә».

Бүген Төзелеш Министрылыгы, Казан шәһәренең Башкарма комитетының Торак сәясәте Идарәсе белән берлектә, Татарстан Республикасы дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе вәкилләре, контрольлек итүче органнары һәм төзүчеләр катнашкан «Күп фатирлы йортлар өлешләп төзү буенча законда үзгәрешләр һәм яңалыклар» темасына багышланган киңәйтелгән Республика киңәшмәсе уздырылган. Өлешләп тезүне җайга салуда үзгәрешләр төзүчеләрнең эшчәнлегенең ачыклыгы күтәрүгә, гамәлдәге законнарны камилләштерүгә, өлешләп төзүдә катнашучыларның хокукларын яклауны көчәйтүгә юнәлтелгән. Киңәшмәдә чыгыш ясады министры урынбасары Илшат Сахапович Гыймаев һәм Казан шәһәре башкарма комитеты торак сәясәте идарәсе башлыгы урынбасары Әхмәтханов Айрат Рәфкать улы катнаштылар. Чыгышлардан соң төзүчеләрнең вәкилләре спикерларга үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр. Очрашу ике ягы өчен дә бик нәтиҗәле үтте һәм шундый ук республика киңәшмәләрен һәр кварталда кимендә бер тапкыр үткәрергә карар кабул ителде.

 

 

Быел «Татарстан Республикасының иң Яхшы сметачысы» исеменә юбилей бишенче һөнәри осталык конкурсы узачак. 2018 ел конкурсы шулай ук өч җиңүчеләрне һәм Бөтенрәсәй сметачылар бәйгесендә катнашу өчен кандидатларны билгеләр.

Катнашу шартлары:

1) Гариза 2018 елның 15 апреленә кадәр бирергә мөмкин;

2) Конкурс сорауларына җавап бирергә һәм максималь балл җыярга;

3) Бөтенрәсәй этабында катнашу өчен Татарстан Республикасы Катнашу командасына керергә;

1 туры мәгълүмат-телекоммуникация «Интернет» челтәре ярдәмендә программа аша тест кулланып, читтән торып формасында узачак.

2 тур конкурс комиссиясе үткәргән телдән әңгәмә рәвешендә булачак.

Җиңүче, 1 урын алган һәм конкурс нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган, «Татарстан Республикасының иң Яхшы сметачысы» рәсми значогы белән бүләкләнә;

2 урын – 2 дәрәҗә лауреаты;

3 урын – 3 дәрәҗә лауреаты.

Конкурс турында тулырак gosekspertiza-rt.ru сайтында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International