Бүген, 2018 ел 23 мартында Түбән Новгородта Идел буе Федераль округында Рәссәй Федерациясе Президенты Вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Идел буе Федераль округы Советы утырышын үткәрде. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов катнаштылар. Фикер алышу өчен тема - Идел буе Федераль округы төбәкләрендә торак төзелеше базары үсеше мәсьәләләре булдылар. Михаил Бабич әйтүенчә, торак төзелешен үстерү, ипотекага кредит бирүне стимуллаштыру, күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлауны ныгыту, аз катлы төзелешкә ярдәм— бу барлык чаралар киләсе икътисади чорда илебез үсешенең этәргече, президенты карарларын үтәү буенча программасы нигезе булачак. Утырышта шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень, Идел буе Федераль округы төбәкләре башлыклары, Федераль Җыелышы вәкилләре, федераль башкарма хакимият органнары округ территориаль органнары һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре.